Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Мәңгәр киләчәге – тырыш хезмәтчәннәр кулында

Күмәк хуҗалыкларда отчет сайлау җыелышлары уза башлады. Беренчеләрдән булып авылдашлары, хезмәткәрләре каршында “Мәңгәр“ күмәк хуҗалыгы эшләгән эшенә нәтиҗә ясады.


– Гомумән алганда, 2019 ел хуҗалыгыбыз өчен бәрәкәтле ел булды. Киеренке базар шартларында, яңа технология, яңа эш алымнары кулланып кына авыл хуҗалыгында үсешкә ирешеп була.
Авылларыбызның ки­ләчәге тырыш кешеләребез кулында. Төрле тармакларда үз көчләрен кызганмый намус белән эшләгән авыл хезмәтчәннәребезнең эше аеруча хөрмәткә лаек. Авыл хуҗалыгын, хәзерге кис­кен базар шартларында, киләчәк турында уйлап, яңадан-яңа технология­ләрне үзләштереп, яңадан-яңа мөмкинлекләр табарга омтылсак кына, алып барып була, – дип башлады үзенең чыгышын хуҗалык рәисе Тәлгать Мостафин.
Инде төп икътисади күрсәткечләргә тукталып киткәндә, барлык керем өлеше 226 милион 704 мең сумны  тәшкил иткән, бу былтыргыдан 39 %ка артык.  Хуҗалык сөт продукциясен сатудан  – 174 миллион. 151 мең сум (+138 %); мөгезле эре терлек итеннән – 39 миллион 662 мең сум (+173 %); ашлык сатудан  – 2 миллион 630 мең (+161 %); башка төр продукцияләрдән һәм хезмәт күрсәтүләрдән – 1 миллион 166 мең сум керем алган.
Авыл халкының төп яшәү чыганагы – хезмәт хакы. Хуҗалыкта уртача хезмәт хакы 27 мең  55 сумны тәшкил итә, бу узган елгыдан  12 %ка артыграк. Чагыштыру өчен – 2017 елда – 25737 сум,  2018 елда – 24210 сум булган. Аерым алганда, сыер савучылар уртача – 35125 сум, механизаторлар – 27316 сум, шоферлар – 25176 сум хезмәт хакы алып эшли “Мәңгәр”дә. Хезмәт хакы икегә бүленеп, аванс һәм төп хезмәт хакы итеп, айга ике тапкыр, үз вакытында бирелә. Хуҗалык хезмәтчәннәренә 1 килограммы 7 сумнан 1673 центнер бодай, килограммы 6 сумнан 1908 центнер арпа, килограммы 6 сумнан 59 центнер солы бирелгән. Эшләгән көннәренә карап, премия ашлыгы итеп 470 центнер арыш та  биргәннәр. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, Олы Мәңгәр авылы фермасы территориясендә  700 баш тана бозаулар өчен яңа ферма төзелеше башланып китте. Монда 5-6 айлык бозаулар киләчәк һәм тиешле авырлыкка җиткәч, каплатылып, буазлыгы тикшерелгәнче торырга тиеш булалар. Ә бу инде эш нәтиҗәлелеген тагын да арттырачак.
Хуҗалык җитәкчесе шулай ук алга куеласы максатларны да билгеләп узды. ”Сөт – ул безнең яшәү чыганагы. Башка товарларга бәяләр үскән вакытта, бөлгенлеккә төшмәүнең бер генә юлы бар. Ул сөт җитештерүнең күләмен арттыру, аны сыйфатлы итеп сату, аның үз кыйммәтен киметү. Моңа ирешү өчен безгә кимендә көнгә стабильно 26 тонна сөт сатуга ирешергә кирәк. Моңа ирешү юлын үзебезнең белгечләребез белә һәм бу алар өчен ирешә алмаслык киртә түгел. Иң мөһиме, хәзерге кыргый базар шартларында төшенкелеккә бирелмичә, һаман алга карап, эш итәргә кирәк”, – диде ул. Һәм  агымдагы 2020 елда район хуҗалыклары  арасында беренче бишлеккә керүне максат итүгә басым ясады.
Авыл хуҗалыгында төп көч – гади кешеләр. Уңай эш шартлары тудыру белән беррәттән хезмәтчәннәрнең сәламәтлеген кайгырту максатында да зур ярдәм күрсәтә хуҗалык. Санаторий, профилакторийларга баручыларга матди ярдәм күрсәтү –  шул кайгыртуның бер мисалы.
Хуҗалыкның узган елгы эшчәнлеген район хакимияте башлыгы Габделәхәт Хәкимов уңай бәяләп, “Юлыгыз дөрес”, – дип билгеләп узды. Ә бу инде хуҗалык өчен олы дәрәҗә.
Җыелыш барышында хуҗалыкның баш зоотехнигы Алсу Исмәгыйлева, баш агроном Илнар Хәбибуллин, авыл җирлеге рәисе Фәнис Тәхәвиев, участок инспекторы Руслан Алексеев чыгыш­лары тыңлап үтелде. Җыелыш ахырында авы­лыбызның тырыш хез­мәтчәннәре каршында танылган артистлар чыгыш ясады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев