Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Күпьеллыктан сенаж мул була

Районның күп күмәк хуҗалыкларында, шул исәптән «Тукай»да да икенче укостан сенаж салалар.

“Тукай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Каенсар Сабантуй мәйданы янындагы басуында сенажга күпьеллык үләнне туратып, җыйнап, чокырга озату эше дәвам итә.

Безне басуда эшләүче шат ирегетләр каршы алды. “Ир-ат өчен иң күңелле чор – туган якның басу-кырында эшләү”, диюләре әнә шулдыр инде. Биредә дә әңгәмәбез шул темага сөйләшүдән башланды.

– Һава торышы мөмкинлек бирсә, бездәге кебек ашаргаэчәргә китереп торсалар бик рәхәт, сүз дә юк, төнлә эшләргә дә әзер, – дип шат елмаеп каршы алдылар монда.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек бүлегенә бирелгән сводкага караганда, күпьеллыкларның беренче укосыннан 10738 тонна сенаж салган күмәк хуҗалык. Директор урынбасары Гомәр Гатауллин сүзләренә караганда, массаның уртача чыгышы һәр гектардан 80 центнер тәшкил иткән.

Икенче укосның чыгышы да куанычлы. 28 июль көненә 1230 гектардагы күпьеллыкларның 791 гектарында екканнар, 510 гектарында җыйнап алганнар.

Баш агроном Илнар Васыйлов сүзләренә караганда, 2296 тонна массадан сенаж туплаганнар, уртача чыгыш гектарыннан 50 центнердан артып киткән. Басуда механизатор ир-егетләр белән сөйләшү шул тирәдә тибрәлде. Алдынгы тракторчы, көн саен күп тапкырлар басу-сенаж чокыры юлын әйләнүче Илнар Йосыпов та:

– Чыгышы яхшы булгач, эшләргә күңелле, – ди.

Шунда ук: – Икенче укос өчен бик яхшы: масса да калын, – дип өсти

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев