Күптән көтелгән комплекс
«Күңгәр» күмәк хуҗалыгы мондый киптерү комплексын узган елны ук алып, эшләтеп җибәрде.
Һәм моның файдасын бик тиз тойды. Аның горизонталь урнашкан механизмнарының куркынычсызлык, шул исәптән янгын куркынычсызлыгы шартлары күпкә отышлырак. Гомумән, «Күңгәр»дә бик уңышлы эшләп китте ул. Нәтиҗәдә, элек бернинди киптергече булмаган күмәк хуҗалыкта ашлык та сыйфатлырак булды, бу яктан бернинди проблемалары да булмады дияргә кирәк. «Күңгәр» мисалында районның 4 күмәк хуҗалыгы «МИГ» алырга булды.
Араларыннан башта “Шахтер” хуҗалыгында газ ягып эшли торган ”МИГ-30” киптергече эшли башлады. Моңарчы мондый киптергеч «Тукай»да да бар иде. Ул берничә хуҗалыкка хезмәт итте.
Әлеге киптергеч 1 сәгатькә 30 тоннага кадәр ашлык киптерү мөмкинлегенә ия. “Районыбызда быел мондый 4 киптергеч сафка басачак, – ди район хакимияте вәкиле Хәмит Галимҗанов. “Шахтер” белән беррәттән Ленин исемендәге, “Таң”, Күшәр хуҗалыкларында аларны эшләтеп җибәрү күздә тотыла. “Шахтер” да бу эш иң беренче башкарылды. Ни өчен дигәндә, иң катлаулысы – махсус таләпләр үтәлергә тиеш. Документлар тәртиптә булу да кирәк”.
“МИГ-30”ның Әтнә кебек авыл хуҗалыгы алга киткән район өчен әһәмите бик зур. Билгеле булганча, алдагы елларда урып-җыю табигый шартлар белән бәйле иде. Башка районнар урып-җыю эшен тулы көчкә башкарганда, бездә моңа тотынырга еш кына мөмкинлек булмады. Ә менә бу киптерү комплексы урып-җыюга иртәрәк тотынырга ярдәм итәчәк. Тагын бер уңай ягы, басу кипкәнне көтеп торырга кирәк булмаячак.
Барлык таләпләргә туры китереп, соңгы фәнни казанышларга таянып эшли торган бу киптерү комплексы үзен-үзе аклар дип өметләнә игенчеләр. Калганнары да тиз арада эшли башлар дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев