Кукурузга куркыныч яный
Татарстанда кукуруз чәчүлекләренә куркыныч авыру яный
«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы үсемлекләрне яклау бүлеге кукуруз чәчүлекләрендә куыкбаш гөмбәчегенең барлыкка килүе турында хәбәр итә.
Авыруны кузгатучы – Ustilago maydis гөмбәсе.
Куыкбаш шактый зур зыян китерә. Чәчүлекләрнең күп өлеше зарарланганда, ашлыкларның һәм яшел массаның уңышы 60 %ка кадәр кимергә мөмкин, ә кайбер үсемлекләрдә – 15 сантиметрга һәм аннан да күбрәккә кадәр кими. Үсемлекләрдә шундый куыклар барлыкка килү аларның җир өстендәге өлешен деформацияли, бу чәкәннәрдә орлыкларның өлгерми калуына китерә, ә иртә зарарланган очракларда үсемлекләр акрынлап кибә һәм ахыр чиктә һәлак була.
Авыруның беренче билгеләре шытымнар барлыкка килү фазасында ук күренергә мөмкин (яшь яфракларда һәм куышлыкларда). Телиоспоралар, гадәттә, кукуруз эченә эпидермис аша үтеп керәләр.
Мамык күбәләгеннән зыян күргән үсемлекләр куыкбаш зарарлавына тагын да тизрәк бирешәләр. Авыру туфракны эшкәрткәндә үсемлекләргә механик юл белән китерелгән яралар аша да үтеп керергә мөмкин.
Вегетация чоры барышында авыру кузгатучы өч, дүрт, ә кайчагында хәтта биш буын тудырырга сәләтле, бу чәчүлекләргә аеруча зур зыян китерә. Шул ук вакытта споралар шактый озак яши, аларның үсү сәләте дүрт елга кадәр сузылырга мөмкин.
Куыкбашның таралу чыганаклары түбәндәгеләр була: кукуруз чәкәннәрен суктыру чорында споралар белән зарарланган орлыклар, споралар белән зарарланган туфрак, төерләре өлгереп җитеп, ярылганнан соң үзләре спора таратучы авыру үсемлекләр, авыру үсемлекләрнең урып-җыюдан соң калган калдыклары, авыл хуҗалыгы инвентаре һәм башкалар.
Куыкбаштан зарарланган үсемлекләрне ашаган хайваннарда җитди авырулар барлыкка килергә мөмкин.
Көрәш чаралары:
* Вегетация чорында чәчүлекләрне барлыкка килгән төерләрдән алар споралар чыгарганчы ук чистарту.
* Төерләрне яндырырга яки 50 сантиметрдан да ким булмаган тирәнлеккә күмәргә кирәк.
* Чәчүлекләрне пираклостройбин, триадимефон кебек фунгицидлар һәм башка шундый яклау чаралары белән сиптерергә кирәк.
Хуҗалыклар агрономнарына бөртекле башак культуралары чәчүлекләренә даими рәвештә фитосанитар тикшерү үткәрергә тәкъдим ителә.
Эшкәртүләрне башкарганда куллану регламенты, шәхси гигиена һәм куркынычсызлык техникасы катгый үтәлергә тиеш. Пестицидлар куллануны СанПиН 1.2.2584-10 2.19 пунктының гигиена таләпләре нигезендә гамәлгә ашырырга.
Үсемлекләрне яклау өлкәсендә тикшеренүләр, эшкәртүләр уздыру, консультацияләр бирү мәсьәләләре буенча «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалына мөрәҗәгать итегез. Телефон: 8 (843) 277-88-80.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев