Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Көзге чәчүгә керештеләр

Татарстанда көзге чәчүгә керештеләр.

Республикада чәчү кампаниясенә беренчеләрдән булып Питрәч, Лениногорск, Тукай, Балык Бистәсе, Бөгелмә һәм Сарман районнары игенчеләре кереште.

"Бүгенге көндә Сарман районында уҗымнар 1775 гектарда чәчелгән. Бу эштә барлык хуҗалыклар да катнаша. Көзге культуралар сидераль парларда чәчеләчәк, аларның мәйданы 15 900 гектар тәшкил итә. Шуның 2300 гектарында известьлау үткәрелде, минераль һәм органик ашламалар кертелде", - дип сөйләде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының район идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов.

Быел районда көзге культураларны 17 825 га мәйданда чәчү планлаштырыла, шул исәптән бодай – 15 708 га, арыш - 2117 га. 

 Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, быел республика буенча кимендә 552 мең га көзге культуралар   чәчү планлаштырыла. Көзге бодай 405 мең га мәйданда чәчеләчәк, көзге арыш - 131 мең га.

Бүгенге көндә республика буенча бөртекле һәм кузаклы культуралар 799,7 мең гектардан җыеп алынган, бу  барлык мәйданның 53% ын тәшкил итә. 3 млн. 104 мең тонна ашлык суктырылган, шул исәптән 1399,7 мең тонна көзге бодай, 329,5 мең тонна көзге арыш, 1049,1 мең тонна арпа һәм 127,3 мең тонна борчак. Бөртеклеләрнең уртача уңышы гектардан 38,8 центнер тәшкил итә.

Бүген аграрийларның төп бурычы - сезонлы кыр эшләрен, аерым алганда, - урып-җыюны һәм көзге чәчүне  сыйфатлы һәм вакытында башкару

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугаты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев