Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Ленин” басуында “Томан”

Елдагыча, “Ленин” хуҗалыгы басуга беренчеләрдән булып чыкты.

– Барысы 2650 гектар җирне – 1050 гектар уҗымны, шул исәптән 820 гектар – арыш һәм 230 гектар бодай уҗымнарын, шулай ук 1600 гектар күпьеллык үләннәрне ашлама белән тук­ландырасы бар. Егетләр тырыш, эшкә өзеклек кертмиләр, тиешенчә һәм тиз арада башкарып чыгачакка ышанам, – диде баш агроном Әнәс Хәйруллин.
Көн шыксыз – салкынча һәм хәйран ук ачы җилле булса да, “Тукай” белән ике арадагы 129 гектарлы арыш уҗымы басуында кызу эш өсте. Ашлама сиптерүче “Томан” техникасы Актаныштан ук килгән. Үзара әңгәмәдә баш агроном:
– Былтыр да шушы ук “Томан” килде. Йөртүчесе тырыш егет, – дип билгеләгән иде.
Йөртүче Ришат Закиров белән сөйләшеп моңа ихлас инандым.
– Эшкә тоткарлык юк. Ияләнгән хезмәт инде бу минем өчен. Татарстанның күп районнарында булырга туры килде. Әтнәдә дә беренче тапкыр гына булуым түгел, ә бу техникада инде бишенче елымны эшлим, – дип елмайды ул.
“Амкодор” тракторы да биредә. Зур капчыклы ашламаларны Раушан Хәйбуллин “иярләгән” менә шул техника күтәреп, “Томан” өстендә күтәреп тора. Аны тишеп, ашламасын арбага коюны, ягъни, ашлама белән “заправка” ясауны Ильяс Галәветдинов башкара. Бер үк вакытта Илназ Гайнуллин йөрткән “Т-150” тракторы белән складтан ашлама да ташый алар. Монысын берара шулай ук “Т-150” тракторында Зөлфәт Галләмов та башкарып алган.
Тагын бер басуда ашламаны “Amazone” агрегаты белән кертәләр. Анысында “МТЗ-1221” тракторы белән Ришат Хәкимуллин эшли. Ашламаны “КамАЗ-манипулятор” белән Нияз Хәйруллин салып тора. Төяп-бушатучысы – Илшат Камалиев.

“Һава торышы мөмкинлек бирсә, озакка сузмыйбыз. Вакытында ашлама кертү үсемлекләр өчен бик мөһим”, – диделәр биредә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев