Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Ленин” комбайннары әзерлек сызыгында

Комиссия тикшереп узды, ә комбайнчылар барыбер шунда – техникалары янында. Кемдер бора, кемдер – майлый... Комиссия аларның әзерлеген югары дип танып китте югыйсә! Берничә көн узгач паркка барып, “Ленин”ның кайбер комбайнчылары белән аралаштык.

Айдар Сабирҗановны район­да белмәүчеләр сирәктер. Күмәк хуҗалыкның гына түгел, районның алдынгы комбайнчыларыннан санала ул: күп тапкырлар комбайнчыларның урып-җыю ярышында җиңү яулады.
«Үзегез дә күрәсез, ашлык егылган, өстәвенә буе озын. Быел кыенрак булачак. Шулай да сынатмабыз», – ди комбайнчы. Аның ярдәмчесе Инсаф Фатыйхов җирле мәктәпнең XI сыйныфында укый. Авылны ярата, аеруча игенчелек эшен якын күрә. Икесе бергә комбайнның “подборка” механизмнарын  майлыйлар иде. Ә комбайннары бик яңа түгел – “Мега” беренче тапкыр “Ленин” басуын 2007 елда ук әйләнгән.
Ә менә “Нью-Холланд” комбайнының ургычын карап, тагын бер кат күздән кичерүче егетләр – икесе дә комбайнчы ярдәмчеләре. Динар Мөхәммәтшин шушы комбайнда эшләсә, ярдәм итәргә дип килгән Ислам Касымов икенче “Нью-Холланд”та комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Эшләреннән канәгать алар.
– Игенче хезмәте – куанычлы хезмәт, – диләр.
Беренчесе комбайнчы яр­дәм­чесе булып 3нче елын эшли, соңгысы - 2нче ел.
– “Уңыш бәйрәме”ндә күмәк хуҗалык вәкиленең бүләкләү мизгеле бик күңелле, – диләр.
Комбайнчы Борис Уткин үзенә яшь ярдәмче «тапкан» – 7 яшьлек улы Данисны җитәкләп килгән.
– Булышам, – дип елмая ул.
Әлеге “Палессе” комбайны 5нче сезонын эшли. Комбайнчы зур приемный барабандагы шакмакларны алыштыра иде.
– Әнә шулай карап торам, иске частьләрне алыштырам. Шул исәпкә комбайным артык чыгымламый, – ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев