Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Ләйлә»

«Тукай» торакларының берсендә терлекләрнең коелган, чәчелгән азык­ларын кире алларына этеп йөрүче бер җиһазга игътибар иттек.

Монда терлек астын тирестән арындыру, су эчә торган савытны чистарту, яисә, аралыктагы азыкны терлек алдына якынрак  этүне махсус терлекчеләр башкара.
Ә менә торакларның берсендә азыкны робот этеп йөри. Кырыйга чәчелгән азыкны күрә диярсең, чәчелгәнен шунда ук сыерлар алдына этеп куя, әйтергә кирәк, үз эшенә бик җаваплы карый ул.
– Җитештерүче фирма исеменә охшатып, аңа “Ләйлә” кушаматы тагылды. Әлегә ул 1 торакта гына эшли. Шулай ук махсус программа буенча көйләнә: кирәк икән – әгәр торактагы төркемгә бәйле рәвештә койма куелса, ярты әйләнеш кенә ясый, кирәк булса, торакны тулысынча әйләнә, – ди баш зоотехник.
Әйтелгәнчә, робот программа буенча эшли, аны алдан көйләп куялар. Кыскасы, “Ләйлә” өстеннән ниндидер контроль кирәкми. Дөрестән дә, карап торырга бик кызык. Иң мөһиме – нәтиҗәсе бар һәм ул уңай нәтиҗә.
– Әлегә ул яхшы гына эшләп йөри, безнең – аңа, аның безгә тигәне юк, – дип көлештеләр биредә.

“Азыкны терлеккә якынрак итеп этүче роботны куллану, терлекнең активлыгын арттыра, аны, аеруча төнлә, күбрәк итеп ашауга этәрә.Терлек тупас азыкны күбрәк куллана, димәк, азык өстәленә ешрак килә. Бу продукция алуның да артуына китерә”, – диелгән интернет челтәрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев