Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Люцернаның икенче укосын егалар

Авыл хуҗалыгында һәр эшне вакытында, тиешенчә башкарырга кирәк. – Люцернаны икенче укос­ка чабу өчен иң кулай вакыт. Барысы 1197 гектар мәйданда люцерна чабып, сенаж итеп салырга булдык, – диде агроном Илнар Васыйлов.


13 июль көнне люцерна егучы ике “МакДон” комбайнын хуҗалыкның ферма комплексы артындагы “Кара чыршы” басуында очраттык.
– Каршы яктагы басуда эшне тәмамладык, 160 гектар мәйдан биләгән шушы басуга күчтек. Люцернаның икенче укосына әле кичә генә тотындык, – дип каршы алдылар комбайнчылар.
– Болар – эштә сыналган, тырыш егетләр. Сезонына карап комбайнчылар булсалар, сукалыйлар да, чәчәләр дә... Авылда шулай эш эшкә ялгана. Шуңа күрә колхозчының үз хезмәтен яратып башкаруы бик мөһим, – ди белгеч.
Комбайнчылар белән дә аралаштык. Ильяр Гайфуллин 2010 елдан бирле “МакДон” комбайнында эшли. Әлеге комбайны әле яңа – узган елны беренче укостан соң гына алып кайтканнар. Комбайнчы үзе армия хезмәтен тутырып кайткач – 1986 елдан бирле күмәк хуҗалыкта эшли. Чылбырлы тракторда да, “Беларусь”та да эшләргә өлгергән; фермада тирес чыгарган, басу-кырда эшләгән, чәчкән... “Әле дә чәчәм”, – дип елмайды.
– Люцернага икенче укоска чыгуның сәбәбе гади – чәчәккә бөреләнә башлаган. Шуңа күрә соңарырга ярамый, – ди.
“МакДон” комбайнының икенчесен Фердинат Гәрәев ”иярли”.
“Тукай”дан тыш, “Дусым” күмәк хуҗалыгында, шулай ук 17 ел дәвамында районның ул чордагы “Сельхозхимия” оешмасында эшли. Биредә “МакДон” комбайнында әле икенче елын гына эшләсә дә, гомуми тәҗрибәсе шактый – 6 ел “Дусым”да да “МакДон” руле борган. Төп хезмәте “К-700” белән бәйле дияргә була. Чәчүдән тыш, зәб сукасы уздыра, сенаж салуда катнаша, кышын “МТЗ-82” белән “КУН-10”да эшли.
Шушындый тырыш егетләре булганда, бу эшне дә тиз башкарырлар “Тукай”лар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев