Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Марат Җәббаров ярминкәдә шикәрнең ничә сумнан сатылуын әйтте

Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек ярминкәләрендә шикәрнең 60 сумнан сатылуын әйтте.

«Ярминкәдә шикәрне 60 сумнан сатарга күрсәтмә бирелде. Бу былтыргы запаслар», - диде министр.

Быел республикада шикәр чөгендере уңышы ике тапкыр артыграк булыр дип көтелә. 1,8 млн тоннага якын татлы тамырдан 300 мең тонна тирәсе шикәр комы чыгарга тиеш. Былтыр 170 мең тонна шикәр комы җитештерелгән иде. Республика өчен еллык ихтыяҗ исә 100 мең тонна тәшкил итә.

Марат Җәббаров әйтүенчә, шикәр күп дип борчыласы юк. «Шикәр ярминкәләрдә, сәүдә челтәрләрендә сатыла. Шикәр сату белән проблема булганы юк», - диде.

Авыл хуҗалыгы министры, шикәр чөгендере генә түгел, быел бөртеклеләр һәм башка культуралар буенча да уңышның ике тапкыр күбрәк булуы көтелә, диде.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев