Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Марат Җәббаров эффектив терлекчелек буенча зона семинарлары сериясен ачып җибәрде

Бүген Питрәч районында терлекчелек буенча ачык һавада беренче зона семинары узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Чарага Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Питрәч, Саба, Теләче, Биектау районнары башлыклары, авыл хуҗалыгы идарәләре һәм агрофирмалары җитәкчеләре җыелды.

Чараны ачып, Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, бу-алдынгы технологияләр кертү юлы белән терлекчелек продукциясен җитештерүнең икътисадый нәтиҗәлелеген арттыру буенча беренче зона семинары. Шундый ук чаралар 19 июньдә-Тукай, 23 июньдә-Ютазы, 25 июньдә-Апас, 30 июньдә Чистай районнарында булыр дип көтелә. Кызыксынган затлар аларда катнаша һәм үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүмат ала алалар.

Терлекчелек өчен азык әзерләү мәсьәләләрен министр урынбасары Ленар Гарипов җентекләп карады, бутонизация фазасында азык культураларын әзерләүнең мөһимлегенә басым ясады. «Сыйфатлы азык әзерләү һәм баланслы ашату-рентабельле терлекчелек нигезе», - дип билгеләп үтте министр урынбасары.

"6 айга бозаулар 200 кг авырлыкта булырга тиеш", - дип башлады үз чыгышын Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, чөнки нәкъ менә шул шартта терлекнең алга таба иң күп продуктлылыгына ирешелә дә инде. Ул шулай ук яшь терлекләрне ашатканда престартер һәм угыз сөте банкы куллану, бозауларны мәҗбүри имунопрофилактикалау, транзит группасын ашату технологияләре мәсьәләләрен дә игътибар белән карады, терлекләрнең үлүенә китерә торган хуҗалыкларның типик хаталарын һәм аларны оптималь хәл итү юлларын сөйләде.

"Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе" ДКУ башлыгы Ришат Зарипов ясалма орлыкландыруның өстенлекләренә игътибар итте, ул хәзер Татарстанда 88% мөгезле эре терлекне үз эченә ала, шулай ук серсификацияләнгән орлык куллануның өстенлекләре һәм җитешсезлекләре турында сөйләде, бу исә тана бозауларны 90%  алу мөмкинлеге бирә.

Семинарда катнашучылар белән җанлы диалог форматында РИВЦ генераль директоры Нияз Хәлиуллин терлекчелекне цифрлаштыру мәсьәләләре турында фикер алышты. Татарстанда терлекләрне Бердәм идентификацияләүне кертү турында сөйләгәндә, ул пилот проектында катнашкан Арча һәм Балтач районнарыннан тыш, башка районнарның да программада катнашырга теләкләре барлыгын белдерде. Шулай ук Нияз Хәлиуллин семинарда катнашучылар белән бергә, уңышлы терлекчелекнең - ашату, генетика һәм яңадан җитештерү кебек мөһим аспектларын карады, алар исәпкә алу һәм идарә итү системалары белән тыгыз бәйләнгән, шулай ук моның өчен иң нәтиҗәле программа продуктлары булып торалар.

Чара «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ терлекчелек комплексы эшен өйрәнү белән тәмамланды. 2019 ел нәтиҗәләре буенча биредә 10100 тонна сөт җитештерелгән, сыерларның продуктлылыгы 1 сыерга 7370 кг тәшкил иткән. Быел агрофирма үз уңышларын ныгыта, 5 айда 468 тонна сөт савылган (узган елга карата 132%), бер сыерга 3331 кг (124%). Хуҗалыкта тәүлеклеклек үсеш арта, терлекләрне тоту өчен яңа биналар төзелә, баш саны арта, бүгенге көндә биредә 4100 башка якын мөгезле эре терлек исәпләнә.

Тэги: http://ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Питрәч районы терлекчелеге Марат Җәббаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев