Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Марат Җәббаров Татарстанда кыр көнендә грант алучыларга сертификатлар тапшырды

Бүген Лаеш районында «Татарстанда кыр көне – 2020» күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров гаилә терлекчелек фермалары, яңа эш башлаучы фермерлар һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары өчен программалар буенча конкурсларда җиңгән фермерларга һәм кооперативларга сертификатлар тапшырды.

25 гаилә фермасы, 63 яшь фермер, 64 фермер «Агростартап»проектлары буенча 1,3 млн сумнан алып 28,8 млн сумга кадәр грантлар алды. Шуның аркасында грант алучылар тарафыннан 4146 сыерга 62 сөтчелек фермасы, 3324 баш мөгезле эре терлек симертү буенча 35 ферма, 602 мең баш кош-кортка исәпләнгән 14 кош фермасы, 1040 атка 5 ат фермасы, 4 Балык үстерү фермасы булдырылачак. Шулай ук бөртекле һәм кузаклы культуралар җитештерү буенча 9 проект, сарыкчылык буенча 4 ферма, җиләк-җимеш культураларын үстерү буенча 13 проект, умартачылык буенча 4 проект һәм ачык грунтта яшелчәчелек буенча 3 проект гамәлгә ашырылачак. Авылларда өстәмә рәвештә 360 дан артык даими эш урыны барлыкка киләчәк.
«Бу безнең авылга кертемнәребез, аның тәртибен саклау өчен бик мөһим. Мин үз исемемнән сезне конкурсларда җиңүегез белән котлыйм», — дип мөрәҗәгать итте грант алучыларга Марат Җәббаров. Ул фермерларга бизнес-проектларны уңышлы гамәлгә ашыруларын һәм авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне кимендә 10% ка арттыруны теләде.
Федераль программалар буенча конкурсларда иң күп җиңүчеләр Чистай, Саба, Кукмара һәм Мамадыш, Азнакай, Тукай, Мөслим, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Биектау, Чүпрәле, Түбән Кама, Сарман һәм Теләче муниципаль районнарында билгеләнде.
20 Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативыннан конкурс комиссиясе тарафыннан 300 млн. сумлык 10 грант сайлап алынды. Кооперативлар сөт, ашлык эшкәртү, моноказык җитештерү юнәлешләре буенча 2 грант алдылар, 4 грант сыер итен эшкәртү юнәлеше буенча оттылар.
Арча районыннан крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Альберт Шакирҗанов карлыган үстерү белән шөгыльләнә. 5 га мәйданда 12 мең үсенте үсә. Киләчәктә фермер үсентеләр санын арттырырга планлаштыра. Альберт Шакирҗанов җиләк-җимешне Арча районы кооперативларына һәм халкына сатачак.
«Татарстанда кыр көне - 2020» күргәзмәсе 2 июльдән 4 июльгә кадәр эшләячәк. Чара кысаларында шулай ук бай эшлекле программа каралган: түгәрәк өстәлләр, семинарлар, мастер-класслар һәм презентацияләр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев