Марат Хөснуллин Татарстанның иген басуларын карады
Россия вице-премьеры республикада уңыш яхшы булачак дип ышана.
Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин Татарстанга эш сәфәре вакытында республиканың иген кырларын карады. Бу хакта ул үзенең Instagram аккаунтында хәбәр итте.
«Төзелештән тыш, мин авыл хуҗалыгын да яратам. Татарстанда булганда иген кырларын карадым. Быел уңыш яхшы булырга тиеш!», — диде вице-премьер.
Марат Хөснуллин рапс, уҗым бодае һәм арыш басуларыннан фотолар куйган. Фотоларның кайда төшерелүе күрсәтелмәгән.
https://www.tatar-inform.ru/news/politics/28-06-2020/marata-husnullina-vpechatlili-vozdelannye-polya-tatarstana-5752804
Алдарак «Татар-информ» Россия вице-премьеры Марат Хөснуллинның Мәскәү-Казан М12 тиз йөрешле трассасын вертолеттан каравын язган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев