Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Нәтиҗәлелекне азык үзәкләреннән башка тәэмин итеп булмый, диде Татарстан Президенты

Марат Җәббаров: сөт һәм ит терлекчелегенең нәтиҗәлелеген азык үзәкләреннән башка тәэмин итеп булмый

Татарстанда азык үзәкләрен кертү турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

"Сөт һәм ит терлекчелегенең нәтиҗәлелеген азык үзәкләреннән башка тәэмин итеп булмый. Республикада 13 заманча стационар үзәк эшли. Терлек азыгы цехының программа продуктлары белән җиһазланган азык үзәкләре тулы рационлы, балансланган микроэлементларлы азык әзерләргә мөмкинлек бирә, шуның хисабына туклану яхшыра, терлекчелекнең продуктлылыгы арта», - дип хәбәр итте Марат Җәббаров әлеге яңалыкның өстенлеге турында.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Түбән Кама районының «Кармалы» агрофирмасын мисал итеп китерде, анда азык үзәген гамәлгә кертү терлек азыгын экономияләү, техниканы азат итү хисабына елына 16 млн.сумга кадәр экономияләргә һәм сөттән – 400 тонна, иттән – 111 тонна үсеш алырга мөмкинлек бирде. Азык үзәгенең чыгымын каплау срогы нибары 3 ай тәшкил итте.

"Татарстан – сөт республикасы, алга таба үсеш өчен бөтен җирдә азык үзәкләрен кертергә кирәк. Алар белән 27 мең башка исәпләнгән яңа төзелә торган 20 сөт комплексының барысы да комплектлаштырылырга тиеш", - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев