Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Өчтән икесен тәмамлады

Быелгы уракның да “экватор”ын уздык, ягъни, яртысыннан артыгын башкардык.

Атна уртасында “Ленин” нәселле завод җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативында булдык. Сводка мәгълүматлары буенча, әлегә иң мул уңышны шушы хуҗалык ала. Аерым культураларга килсәк, биредә арпа белән сабан бодаен гына урып-җыясы калып бара. Хәер, “Ленин” комбайнчыларының, гомумән, мондагы игенчеләрнең тырышлыгын күзаллаган хәлдә, озакка сузмаслар, тиз арада тәмамларлар да дигән өмет бар.
Танылган комбайнчылар Айдар Сабирҗанов, Илфат Гыймадиевларга алмашка тырыш яшь буын үсеп килә биредә. Шундыйларның берсе – Рәниф Гыйльфанов. Элек комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән егет хәзер үзе руль бора.
– Бу эшне бик яратам. Игенчелек хезмәте – һәркем өчен шулайдыр инде, – ди ул.
Техникумда укып белем ала ул. Басуда комбайнчы белән бергә шушы ук уку йортында укып чыккан тагын бер егетне очраттым. Анысы – Илфат Хәйретдинов, “КамАЗ” машинасында эшли.
– Машинада өченче елымны эшлим. Ә техникумда укып, ветеринар белгечлеге алдым, – ди.
Бу ике егет, алар гына да түгел – редакциябез машинасын йөртүче Раил Зарипов та техникумда бергә укыганнар.
1980 елдан бирле комбайнда эшләүче Гадел Гыйззәтуллин белән дә очраштык.
– Иртәнге 6да ук басуга чыгабыз. Игенче эше, икмәк белән бәйле булгангамы, күңелгә якын шул, – ди ул да.
Әлеге басу хәйран еракта – Алатның аръягында дисәм дөресрәк булыр. Солабаш басуы дип йөртәләр аны. Без килгәндә биредә 4 комбайн эшли иде.
Район күмәк ху­җа­лык­ларының урып-җыю мәгъ­лү­матлары белән таныш булыгыз.
Беренче багана – күмәк хуҗалыклар, икенче – урып-җыйган мәйдан (процентларда), өченче – уртача уңыш (ц/га)
Дусым    36    35,4
Ф.Галиев ис.    57    37,2
Күшәр    49    36,6
Ленин    60    45,8
Таң        58    35,8
Мәңгәр    46    35,3
Шахтер    58    40,3
Уңыш    44    30,7
Тукай    46    38,3

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев