Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Район башлыгы югары бәяләде

Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумында күмәк хуҗалыкларны цифрлаштыру буенча укулар узды. Аның кысаларында районыбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимов техникумдагы укыту мөмкинлеге, кабинет-класслар җиһазланышы белән танышып узды.

Ул күңелле мизгелләрдән башланып китте. Укудагы аерым уңышлары өчен район башлыгы министрлык бүләкләрен тапшырып узды. 24 укучы арасыннан иң югары баллны “Тукай” җитәкчесе Илфат Хәкимов, “Таң” җитәкчесе Алмаз Сибагатуллин, “Шахтер” җитәкчесе Фәнис Гатауллин туплаган... Моннан тыш шушы укуларны оештыруда ярдәм иткән уку йорты җитәкчесе Резеда Гарипова да махсус бүләккә лаек булды.

Моннан соң район башлыгы һәм аны озата йөрүче хакимият вәкилләре техникумның матди базасы белән таныштылар. Соңыннан Габделәхәт Хәкимов биргән бәяне ишетү күңелле булды: “Университет булган бу”, - диде.

Фоторепортаж белән таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев