Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районның быелгы урак нәтиҗәлә­ре

Районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алган мәгълүматлар буенча, быел бөртеклеләрнең уртача уңышы һәр гектардан 40,2 центнер тәшкил итте.

Шунысы куанычлы, дүрт күмәк хуҗалык һәр гектардан 40 центнердан артык уңыш җыеп алды. Биредә тулай җыем күләме дә бик мөһим. “Тукай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә тулай җыем – 152247 центнер, уртача уңыш 47,1 ц/га тәшкил итте. “Ленин”ның тулай җыемы 130057 центнер булды, күмәк хуҗалыкта бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 45,7 центнер уңыш җыеп алдылар. “Шахтер”ның тулай җыемы да  100 мең күрсәткечен узып китте – барысы 104315 центнер булды. Уртача уңышлары да саллы – 43,8 ц/га.
Аерым культураларга килсәк, “Шахтер”ның 574 гектардан 33506 центнер арыш җыеп алуын куанып телгә алырга кирәк. Монда арышның уртача уңышы һәр гектардан 58,4 центнерга җитте. Ә менә  “Ленин”да сабан бодае игеп, 669 гектардан 38830 центнер бөртек җыеп алдылар, чыгышы – 58 ц/га, “Тукай”да 789 гектар җирдән 45310 центнер сабан бодае суктырдылар, уртача уңышы 57,4 ц/га булды. “Шахтер”да көзге бодай гаять зур уңыш бирде – 167 гектарда иккән культураның чыгышы 59,6 ц/га тәшкил итте.
Игенчеләрнең: “Арпа – бер дә алдатмый ул”, – дию­лә­рен ишеткәнегез бардыр. Дөрестән дә шулай, һәрхәлдә быел арпа уңышы яхшы булды. Район буенча 5459 гектар җирдә 241467 центнер арпа суктырылды, уртача уңыш – 44,2 ц/га булды. “Ленин”да исә һәр гектардан 58,6 центнер арпа суктырып алдылар.

Беренче багана – хуҗалыклар, икенче – бөртеклеләрдән тулай җыем (ц), өченче – уртача уңыш (ц/га)
Тукай                     152247        47,1
Ленин                    130057        45,7
Шахтер                104315        43,8
Ф.Галиев исем. 38213         40,3
Күшәр                     72356          38,4
Таң                         98534         37,2
Дусым                    54648        35,1
Уңыш                     66407          34,6
Мәңгәр                 57484          31,3
Районда            774261       40,2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев