Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Россия авыл хуҗалыгы үзәге көзге культуралар чәчүлекләренең чүпләнүе һәм аларга каршы көрәш чаралары турында хәбәр итә

“Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының Үсемлекләрне яклау бүлеге көзге культуралар чәчүлекләрендә чүп үләннәрнең күбәеп китүе турында хәбәр итә.

Чүп үләннәр авыл хуҗалыгы культураларына тискәре тәэсир итә, аларның үсешен тоткарлый, уңдырышлылыгын киметә һәм продукциянең сыйфатын төшерә.

Көзе чорда уҗым культураларында төп продуктив элементлар барлыкка килгәнгә күрә аларны гербицидлар белән эшкәртү аеруча мөһим:

· Чүп үләннәрне бетерү үсемлекләргә туклыклы матдәләрне, дымны күбрәк алырга, кояшны һәм җылыны күбрәк тоярга мөмкинлек бирә.

· Тамыр системасы һәм вегетатив масса үсеше яхшыра, шуның нәтиҗәсендә үсемлекләрнең кышкы стрессларга чыдамлыгы арта.

· Кырларның фитосанитар торышы чистара, ә көзен гербицидлар белән эшкәртү булмаганда, көзге чүп үләннәр орлык чыгарырга өлгерәләр.

Хуҗалыклар җитәкчеләренә һәм агрономнарына көзге культуралар чәчүлекләренең чүпләнү мониторингын оештырырга тәкъдим итәбез.

Икътисадый зыян чиге (ЭПВ)

Чүпләнү типлары ЭПВ, бер кв. метрга данә кышлаучы бер яки икееллык үләннәр(чәнечкеле йогырт, иссез ромашка,кыр яруткасы һ.б.) 12 күпьеллык ике өлешле үләннәр (эт эчәгесе, кыр бодягы, сары кыр билчәне, сөтле татар үләне һ.б.) 3

Көзге культураларның бәбәкләнү фазасында кышлаучы чүп үләннәрне бетерү өчен сентябрь һәм октябрь айларында һава температурасы +5ºтан түбәнрәк булмаган көннәрдә “РФ территориясендә куллану рөхсәт ителгән пестицидлар һәм агрохимикатлар исемлеге”ннән түбәндәге гербицидлар белән эшкәртү уздырырга кирәк: Турбо, МД; Фенизан, ВР; Димесол, ВДГ һәм рөхсәт ителгән башка фунгицидлар.

Күксү авыруларын профилактикалау һәм үсемлекләрнең иммунитетын арттыру өчен гербицид белән эшкәрткәндә бак катнашмасына Ризолан, Ж; Псевдобактерин-2, Ж; Фитоспорин-М, шулай ук Гумат+7 «Сәламәт уңыш» микроашламалары һәм гумин кислоталары нигезендәге башка ашламаларны өстәргә кирәк.

Эшкәртүләрне башкарганда куллану регламентын, шәхси гигиена һәм куркынычсызлык техникасын катгый үтәү таләп ителә.

Пестицидлар куллануны СанПиН 1.2.2584-10 п.2.19 гигиена таләпләре нигезендә башкарырга кирәк.

Үсемлекләрне яклау өлкәсендә тикшеренүләр, эшкәртүләр, консультацияләр үткәрү мәсьәләләре буенча “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалына мөрәҗәгать итегез. Телефон: 8 (843) 277-88-80.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев