Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Россия авыл хуҗалыгы үзәгендә нинди үсемлекләрне янәшә утыртырга ярамау турында сөйләделәр

«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина нинди үсемлекләрне башка үсемлекләр белән янәшә утыртмаска кирәклеге, ә ниндиләрнең бер-берсе янәшәсендә рәхәтләнеп үсә алулары турында сөйләде.

Ике яисә  аннан  күбрәк үсемлекләрнең бер-берсе  янәшәсендә  начар үсүләре  билгеле. Мәсәлән, җиләк һәм җимеш   агачларын янәшә утыртмау   яхшырак, чөнки чия алмагач, груша һәм абрикос янәшәсендә начар үсә,  слива да аерым үсәргә ярата.

Күп кенә яшелчә культуралары да күршеләренә бик  таләпчән булалар: ташкабакларны – томатлардан аерым, кәбестәне – фасольдән, кишерне  чөгендердән аерым утыртырга кирәк. Яшел тәмләткечләр турында  да  шуны  ук  әйтергә мөмкин:  кузаклылар сельдерей, сарымсак һәм суган белән янәшәдә начар үсәләр.

Моннан тыш, үз тирәсендә флораның бер генә төренә дә үсәргә ирек бирми торган үсемлекләр бар. Мондый ялгызакларга   сирень, акация, каштан, балан, барбарис керә. Бу культураларны бакчада башка культуралардан  ераграк   утыртырга кирәк.

Хәзер үсемлекләрнең бер-берсенә уңай йогынтын карыйк. Бакчада  барыбызга  да  билгеле  корткыч – сукыр  тычкан (крот). Кешеләр аңа  каршы    көрәштә нинди генә чаралар  күрмиләр, әмма уңышка ирешә алмыйлар,   ә шулай да, аларны  куркытырга  мөмкин – бакча  периметры буенча сарымсак, базилик яки бәрхет чәчәкләре утыртырга  кирәк, сукыр  тычкан андый  территорияне читләтеп  узарга  тырышачак.

Янәшәсендә үскән люпинга барлык  үсемлекләр дә  шат булачак, люпин  туфракны  азот, кислород белән тукландыра, аны  йомшарта,  шулай ук серкәләнү  өчен үзенә бал  кортларын  җәлеп  итә.  

Хоста, ләлә чәчәкләрен һәм георгиннарны әкәм-төкәмнән (улиткалардан) ромашка, әрем һәм тимьян якларга  мөмкин. 

Үсемлекләр утырту кагыйдәләрен белү чәчәкләрне, шулай ук яшелчәләрне  һәм башка авыл хуҗалыгы культураларын бакчада дөрес утыртырга  һәм мул  уңыш  алырга   ярдәм итәчәк

Чыганак: https://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2031596.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев