Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Россия тәмнәре” конкурсы кысаларында халык тавыш бирүе башланды

20 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр «Россия тәмнәре» Төбәк азык-төлек брендларының икенче илкүләм конкурсы кысаларында халык тавыш бирүе уза. Быел Россиянең 84 төбәге үзләренең уникаль азык-төлек брендларын тәкъдим итә.

Татарстан катнашучылары арасында берничә гасырлык тарихы булган борынгы ризыклар да, соңгы ун елда фермерлар тарафыннан булдырылган  һәм торгызылган чагыштырмача яшь һәм перспективалы брендлар да бар. Конкурска Татарстаннан 17 продукт бренды тәкъдим  ителде. «Халык сайлавы» номинациясендә безнең республикадан Татар балы, Казан чәк-чәге, Татар чәе кебек брендлар катнаша.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, конкурс җитештерүчеләр өчен продуктны алга этәрү буенча киң мөмкинлекләр ачып кына калмыйча, агробизнес, маркетинг, сату өлкәсендә компетенцияләрне киңәйтергә дә мөмкинлек бирә.

Безнең илдә яшәүче һәр кеше, үзе яраткан  өч продуктны хуплап, конкурсның рәсми сайтында үз тавышын бирә ала. Бу номинациядә җиңүчеләр өчлеге күпчелек тавыш белән билгеләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X