Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Шәхси хуҗалыгыңда терлегең бармы?

Соңгы вакытта республикада терлекләр арасында төрле йогышлы чирләр гел телгә алынып тора.

Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Руслан Фәйзрахманов белән чирләрне кисәтү максатыннан нинди эшләр башкарылуы турында сөйләшәбез.
— 1 апрельгә булган мәгълүматләр буенча районда барлыгы 34360 мөгезле эре терлек, шул исәптән 12252 сыер асрала. Шәхси хуҗалыкларда 5076 мөгезле эре терлек һәм 2660 баш сыер исәпләнә. Район халкы куллану өчен күп күләмдә сөт һәм ит продукцияләре җитештерә. Ә аларның сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү бик мөһим эшләрнең берсе булып тора. Бу эштә дәүләтнең контроль-күзәтү оешмаларының, шул исәптән Әтнә дәүләт ветеринария берләшмәсенең дә роле бик зур. Бу юнәлештә Евразия экономик комиссиясе тарафыннан кабул ителгән техник регламентларга һәм Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы боекрыкларына таянып эш итәбез. Бу документларда сөт һәм ит продукцияләренең сыйфатларына, күрсәткечләренә конкрет таләпләр куела, хайваннарны сую, сөт һәм ит продукцияләренә ветсанэкспертиза уздыру тәртипләре күрсәтелә. Шунысын да әйтергә кирәк, шәхси хуҗалыкларда үзе куллану өчен генә җитештерелгән, сәүдә челтәренә чыгарылмаган сөт һәм ит продукцияләренә бу таләпләр кагылмый һәм аларга ветсанэкспертиза уздырылмый.
— Димәк, сөтне тапшырган, итне саткан очракта әлеге таләпләрне үтәргә кирәк булачак.
— Әйе, нәкъ шулай. Сөтне тапшырабыз, терлекне симертеп сатабыз икән, бу таләпләрне үтәргә тиеш булабыз. Безнең Әтнә ветстанциясе берләшмәсе барлык күмәк хуҗалыкларның һәм шәхси хуҗалыкларның (сөт җыючыларның) сөтләренә айга бер тапкыр мәҗбүри тикшерү уздыра. Тикшерү нәтиҗәләре буенча хуҗалыкларга ветеринария белешмәсе бирелә. 
— Әгәр тикшерү барышында таләпләргә туры килмәве ачыкланса?
— Андый очракта хуҗалыкларга кимчелекләрне төзәтү өчен вакыт бирелә һәм билгеле вакыттан соң кабат тикшерү уздырыла. Барыбыз да беләбез, бары сәламәт терлектән генә югары сыйфатлы, куркынычсыз продукция алып була. Шунысын да әйтәсе килә, кыргый хайваннардан аермалы буларак йортта асраган терлекләрдә авыруларга каршы торучанлык начаррак. Мәсәлән, бозаулаганнан соң терлекләрдә төрле авыртулар күзәтелергә мөмкин. Авыру сыерның сөте дә начарлана. Дәвалау өчен төрле дарулар, антибиотиклар куллангач, алар сөт белән бүленеп чыгалар. Мондый сөтне кулланырга да, сөт җыючыларга тапшырырга да ярамый. Юкса барлык җыелган сөтне утилизациягә җибәрергә туры киләчәк. Шуңа күрә аз акчага алданып, узып китәр дип уйлап, авылдашларга, сөт җыючыларга зыян китерүдән сакланыйк, җәмәгать. Хәзер сөт тикшерү приборлары бик сизгер, антибиотикны да, су кушканны да, ачылыгы нормага туры килү-килмәвен дә бик тиз белеп алалар. Аннары терлекне суяр алдыннан вакцинация уздырылса, башка төрле дарулар кадалса да, аларның организмнан чыгып бетү срогын үтәргә кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев