Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Шәһәрдә яшәгән юк – ничек икәнен белмим”

Хезмәт юлында Хәйдәр Хөснетдинов комбайннарның төрле маркаларында да, тракторда да эшләп, башкалар өчен үрнәк булып тора.

Хәйдәр Хөснетдинов – тумышы белән районыбызның Чембулат авылыннан.
16 яшеннән комбайн штурвалы артында ул. “Армиягә ике ел комбайнда эшләп киттем“, – дип искә ала. Хезмәт юлын 1974 елда башлап җибәрә. Хәйдәр Хөснетдиновның механизаторлык стажы гына да 46 елга якын. Тырыш хезмәте өчен ул 2018 елда “Татарстан республикасының атказанган  авыл хуҗалыгы механизаторы” исеменә лаек булган. Комбайннар турында Хәйдәр абый кадәр белгән кеше бар микән?! Кыскача гына һәркайсына характеристика бирә ала. “СК-4” – кабинасыз, “Сибиряк” – кабиналы, “Нива” –кабина бар, вентиляция”... “Дон” иң комфортлысы... “Мега” – барысын да уздыра”, – дип тезеп китте ул. Соңгысында инде тугыз еллап хезмәт куя икән.
Тормыш иптәше Фирдания апа белән дүрт балага тормыш бүләк иткәннәр алар. Гаиләсендә дә үрнәк әти Хәйдәр абый. Кызлары Күәмдә һәм Иске Җогыпта кияүдә – күмәк хуҗалык эшендә тырыш хезмәт куялар. Кече уллары Фирзәр исә, техникум тәмамлаганнан соң, хәрби хезмәттә булып кайткан. Бүгенге көндә ул да “Таң” хуҗалыгында, тракторда эшли.
– Яшьләр никтер шәһәрдә яшәүне уңай күрә. Ә менә сез гомер буе авылда, җиргә хезмәт иткәнсез. Нигә шәһәрне өстенрәк куялар икән? – дип сорыйм Хәйдәр абыйдан.
– Мин, киресенчә, хәзер авылга кайтучылар, авылда калучылар күбрәк дип уйлыйм. Әнә бит, Фирзәр улым да, ике уйлап тормады. Авылда гомер буе яшибез – безнең бабайлар яшәгән, әтиләр, хәзер без. Бер җирдә дә әзерләп көтеп тормыйлар. Шәһәрдә, мәсәлән, минем яшәп караганым юк – ничек икәнен бер дә белмим, – дип җавап бирде ул, авыл кешеләренә генә хас ихлас гадилек белән.
Белешмә
Хәйдәр Хөснетдиновның «МЕГА CLAAS» комбайнында соңгы еллардагы хезмәт күрсәткечләре: 2017 ел – 17001 центнер, 2018 ел – 17137 центнер, 2019 ел – 14705 центнер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев