Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сөт — төп керем чыганагы

Рөстәм Миңнеханов сөт җитештерүгә мөнәсәбәтне үзгәртергә киңәш итте.

— Сөтең булмаса, берни эшләп булмый. Сөт — төп керем чыганагы. Сөт белән шөгыльләнмәсәк, хезмәт хакын нәрсә хисабына түлисең?! — диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов сөт җитештерү түбән булган районнарны атады. Чирмешән, Менделеевск, Кама Тамагы, Мөслим, Спас районнарында сөт күләме нибары 16дан алып, 21 тоннага кадәр. 

Аның сүзләренчә, эш Татарстанда сөт җитмәүдә түгел.

— Халык өчен сөт җитә, читкә дә чыгарабыз, тик анда яшәүче кешеләрнең керемнәре булырга тиеш бит. Без 200 тонна сөт сауган районнар белән горурланабыз.Әтнә, Кукмара, Саба, Балтач районнары бар. Кукмараның Вахит хуҗалыгында да савым 100 тоннадан артып киткән, бу бер хуҗалык. Анда да шундый ук кешеләр эшли, — диде Татарстан Президенты.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/agriculture/11-02-2021/yahshy-hezm-t-haky-bulmasa-urlarga-gyna-kala-5805503

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев