Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сөтебез арта

Татарстан авыл хуҗалыгы

һәм азык-төлек министрлыгының 5 мартка биргән оператив мәгълүматлары, Әтнә сөтенең җайлап булса да, артуын дәлилли. Бу көнгә көнлек тулай савым 264,9 тонна тәшкил итте. Узган елгыдан 47,7 тоннага күбрәк, ягъни, былтыргыга карата 122 %. Әйтергә кирәк, башка районнарда мондый саннар юк. Сөтнең тагын да артуына ышаныч туа, чөнки, алдагы көнгә карата гына да 1 тоннадан артыкка күбәйде ул. План нигезендәге сыерлар башына бүлсәк, бер сыердан тәүлеклек савым 31,1 килограмм булып чыга. Бу көнне Татарстан Республикасы буенча көнлек тулай савым 3740,3 тонна булды. Ай башына карата сөт 22 тоннага, ә алдагы көннән 4,9 тоннага артык. Республика буенча тәүлек­лек уртача савым 16,4 килограмм тәшкил итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев