Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сыер савучы эше – хәзер хөрмәтле хезмәт

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан бүләк алу, үзе дәрәҗә

«Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә, Татарстан җитәкчеләре катнашында, Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чара узган иде.
Анда безнең районнан да шактый ишле делегация катнашты. Шул исәптән бу чарада районыбызны «Таң» ҖАХК савымчысы Резеда Әкбәрова тәкъдим итте. Алай гына да түгел, «Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе» исеменә лаек булды ул. Аны Татарстан Респуб­ликасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүләкләде.
Резеда Әкбәрова Чишмәле Сап авылыннан, 1990 елдан бирле авыл хуҗалыгында көч куя. Баштарак төрле эш башкарса, озак та үтми, савымчы булып китә. Бүгенге көндә тагын 8 савымчы белән бергә, 900дән артык сыер тәрбияли. Биредә барысы 3 смена, бер сменада өчәр савымчы эшли.
– Башкалардан тырышлыгы, пөхтәлеге, һәр эшне җиренә җиткереп башкаруы белән өстен ул, – диләр фермадагы белгечләр.
Быелгы эш күрсәткечләре, чыннан да, сокланырлык. Узган 9 айда һәр сыердан уртача 8130 килограмм сөт савып алган. Әле бу чик түгел. Ә шулай да үзе:
– Уртак тырышлык нәтиҗәсе бу, – дип хезмәттәшләрен мактарга ашыга. Шунда ук:
– Хезмәтемнән зарланмыйм. Җитәкчеләр эшләгәнне күргәч, икеләтә сөенечле, – ди ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев