Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сыерлар УЗИ уза

Күмәк хуҗалыкларда ясалма орлыкландыручылар һәм мал табиблары терлекләрнең буазлыгын ачыклауда УЗИ кулланалар

Терлекчелек белгечләренең, башлыча, ясалма орлыкландыручыларның белемнәрен күтәрү максатыннан, Казандагы ветакадемия базасында УЗИ аппараты кулланырга өйрәтәләр – махсус укулар уздыралар.
Максат изге – терлектән тиешле вакытында һәм сау-сәламәт бозау алу. Шуңа күрә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең дә: “УЗИ-сканерны һәр күмәк хуҗалыкта булдырырга!” – дигән карарга килүенә аптырарлык түгел.
Ә ветакадемиядә укучыларның өчесе – безнең район күмәк хуҗалыкларыннан. Шуны искә алыпмы, укуларның практик өлеше бездә узды. Бу хакта район ветстанциясе җитәкчесе Руслан Фәйзрахманов хәбәр итте.
Бер уйлаганда, сыер белән УЗИ аппараты икесе ике өлкәдән, алар арасында бернинди уртаклык та юк кебек. Күпме генә тырышсаң да, икесен бергә бәйләп ниндидер мәкалә язу мөмкин түгел дә шикелле... Була икән шул.
– Чынлыкта безнең районда күптән кулланыла ул. Ә менә “Ленин”, “Дусым”, “Таң” һәм тагын кайбер күмәк хуҗалыкларда УЗИ аппаратында үз белгечләре үк эшли, – ди идарә белгече Таһир Баязитов.
Биредә әйтүләренчә, УЗИның бәясе зур булса да, файдасы моннан да күбрәк. Шул хакта “Тукай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең моның буенча җаваплы белгече Рәдис Шакировтан сораштык.
– Беренчедән, УЗИдан карап терлекнең бөтен авыртуын да белеп була, бу бик мөһим. Икенчедән, терлекнең бозауга узу-узмавын кул белән – бары 2 айдан, ә УЗИдан карап 1 айдан соң ук белеп була, – ди ул.
Рәдис Шакировны бу өлкәдә инде оста белгеч санарга була. 2012 елны Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый да, ел ярым чамасы “Дусым” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, шуннан “Тукай”га күчә. 2 еллап инде терлекләрне УЗИ аша карый. Моның өстенлекләре күп булуны кат-кат ассызыклады ул.
 Бу хакта “Дусым” җәмгыяте инвесторының терлекчелек буенча урынбасары Айрат Галимҗановтан да сораштык. Бүгенге көндә әлеге күмәк хуҗалыкның ике белгече ветеринар академия базасында белемнәрен күтәрәләр.
Ә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләреннән УЗИны ничек, кайчан кулланырга икәнлеген белештек. Сыер УЗИның беренче этабын бозаулагач 35 көннән соң уза икән. Бу – терлекнең эчке халәтен билгеләү: каплатырга мөмкинме яки дәваларгамы икәнне белү өчен кирәк, диделәр. Ә каплаткач 32-40 көн эчендә аның алынганмы-юкмы икәнлеген билгелиләр. Янә 83-90 көннән соң бозауның халәтен, бозауны ташламаганмы-юкмы икәнлеген тикшерәләр. УЗИ аша соңгы тапкыр тикшерү бозауларга 55-60 көн кала – сөт ташлаган чорда үткәрелә. Монысында да бозау халәте тикшерелә.
Кыскасы, сыер, тана бер циклда әнә шулай 4 тапкыр тикшерелә.

Безнең белешмә
Терлекнең продуктлылыгы үсү белән бергә, нәсел калдыру белән бәйле проблема “баш калкыта”. Репродуктив органнар өлкәсендәге авырулар аркасында сервис-период арта, шул сәбәпле күп тапкыр ясалма орлыкландыру үткәрергә кирәк була. Еш кына күмәк хуҗалыкларда терлекнең буаз яки кысырлыгын вакытында билгели алмыйлар. Тиешенчә кулланганда УЗИ-диагностика белән бу проблемалардан котылу мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев