Әтнә таңы

“Таң”ның өлеше зур

Күмәк хуҗалыкның узган елгы табышы 393 миллион сум тәшкил итте. Ә колхозчының уртача хезмәт хакы 29739 сумга җитте.

2019 елгы эшчәнлек буенча узган хисап-сайлау җыелышында “Таң” җитәкчесе Алмаз Сибагатуллин әнә шундый саннар китерде.

Реклама

Мәкаләне акча кереме турында әйтеп башлау дөресрәк булыр. Ни генә димәсеннәр, төп күрсәткечләрнең берсе ул. Акча кереме биредә, бер елда 30 процентка үскән. Нәтиҗәдә күмәк хуҗалыкның чиста табышы шактый арткан: 2018 елны 75 миллион сум булса, узган елны 129 миллион сум булган. Акча керемен искә алып, аның күп өлеше, ягъни, 321 миллион сумының сөт сатудан керүен ассызык­лыйк. Сүз дә юк, терлекчелеккә, сөтчелеккә игътибар зур биредә. Хәер, безнең бөтен районда шулай. “Таң”да барлык керемнең 82 проценты – сөттән керә. Биредә бер сыердан савып алган еллык сөт күләме 11588 килограммга җиткән.
Заманы шундый: бер тиен тыкмыйча, ике тиен алып булмый. Күмәк хуҗалыкның терлекчелектәге уңыш­лары санап бетергесез: төзелеш арты төзелеш бара монда. Савым заллы яңа торакларны республика җитәкчеләре дә килеп, карап киттеләр. Боларны кабат язу урынлы булмас, бу хакта вакытында хәбәр итеп бардык.
Былтыр монда терлек азыгын көйләп, тиешенчә рацион белән бирү өлкәсендә тагын бер адым ясалды – “ДТМ” программасы гамәлгә керде. Хәзер 9 траншеялары булуны да горурланып сөйләделәр биредә, өчесе узган елны төзелде. “Таң”ның тагын күркәм күрсәткече бозау алу белән бәйле. Дөрес, күмәк хуҗалык җитәкчесе дә, баш зоотехник Реваль Гәрәев тә бу саннарны тагын да арттырырга кирәк һәм мөмкин дип ассызык­ладылар. Эш шунда, узган елны биредә 2050 бозау алганнар. Алдагы ел белән чагыштырсак, шактый күп. 2018 елны 1630 бозау алганнар иде. Аңлашыладыр, сыер сөтне без эчсен дип түгел, бозауга дип бирә. “Бозау алу буенча гына да түгел, башка кимчелекләребез дә бар”, – дип билгеләделәр чыгыш ясаучылар. Әйтик, терлекнең тәүлеклек үсеше канәгатьләнерлек түгел дип саныйлар. “800-900 грамм түгел, 1 килограммнан артык үсеш алу кирәк”, – дигән фикердә алар.
Бәхәссез, прогресс ачык чагылсын өчен күп итеп керем алу һәм күп күләмдә икътисади яктан отышлы чыгымнар да булу кирәк. Биредә нәкъ шулай. Югарыда телгә алган траншея чокырларыннан тыш, терлек азыгы сатып алуга тотылган зур сумманы, узган елгыдан 30 процентка күбрәк итеп сатып алган ветеринария препаратлары, техника паркының 23 миллион 137 мең сумга яңартылуын әйтү урынлы булыр. Соңгысы белән баш инженер Радик Шакиров таныштырды. “Тукано” комбайны да, миксер һәм трактор да алганнар. Терлекчелек белән тыгыз бәйләнгән бер тармак бар, ул – игенчелек. “Беренче чиратта, туфракны сыйфатлы итеп сөрдек”, – дип горурланып сөйләде баш агроном Шакирҗан Халиков. Район күләмендә әллә ни югары булмаса да, бөртеклеләр һәм бөртеккә суккан кукуруз уңышы белән бергә исәпләгәндә, гомуми уңыш та начар түгел.
Җыелышта катанашкан район башлыгы Габделәхәт Хәкимов та “Таң”нарның хезмәтен югары бәяләде. Аерым алганда, игенчелектә дә, терлекчелектә дә районыбызның республикада алдынгы булуын, авыл хуҗалыгындагы хезмәт хакының бездә иң югарысы булуын ассызыклады. Ә “Таң” күмәк хуҗалыгы авангардта бара. Димәк, район уңышларында “Таң”нарның да өлеше зур. “Хезмәтегезгә рәхмәт”, – дип билгеләде район башлыгы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: