Тармаклану — мөһим
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Сәмигуллин белән әңгәмәбез шул хакта булды.
Тармаклану темасы уҗымнарга кагыла.
— Көз коры килде. Шуңа күрә көзге культуралар тиешенчә тармаклана алмадылар. Көздән булмаса, язын да булмый ул, — дип авыр сулый Ленар Сәмигуллин.
Авыр суларлык та шул, көзнең ни дәрәҗәдә коры килүен яхшы беләбез. Чынлыкта, бөтенләй тишелмәгән мәйданнар да булды. Нәтиҗәдә, андый мәйданнарны бозып чәчәргә туры килә. Андый мәйданнарны яңадан культивацияләп, арпа чәчәләр. Ә менә чиста парга чәчкән арышлар, чагыштырмача, яхшы чыкканнар. Аңлашыладыр, пар җирендә дым саклану мөһим роль уйнады.
Ни сәбәпледер, тирә-як районнарда, әйтик, "ут күрше"ләребез Арча, Биектауда яуган яңгыр безне читләтеп узды. Дөрес, бездә дә кайбер күмәк хуҗалыкларда, мисал өчен "Ленин«ны алыйк, яңгыр яхшы гына явып узган җирләр бар. Нәтиҗәдә, ул мәйданнарда көзге культура яхшы тишелеп, тиешенчә тармакланды.
Инде «Шахтер», «Тукай», «Мәңгәр», «Ленин» күмәк хуҗалыкларында бозып чәчү эше күптән башланды. Басуга керү мөмкинлегеннән чыгып, бу эш дәвам итә.
Язгы чәчү дә дәвам итә. Күбесендә арпа, кайберсендә солы чәчүгә керештеләр. Дым барыннан файдаланып, «Тукай» күпьеллыклар да чәчәргә кереште. Гадәттә ул сай чәчелә, шуңа күрә аны җир корыганчы чәчәргә кирәк.
Шактый яуган яңгыр да чәчүгә файдага гына.
— Инде чәчкән мәйданнарга гына да түгел. Чәчеләчәк культуралар да дымга төшәчәкләр, яңгыр көзге культураларга да файдалы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев