Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстан икътисады кешеләр өчен: Татарстанда 9 ел эчендә 1,3 мең яңа крестьян-фермер хуҗалыгы төзелгән

Татарстанда тугыз ел эчендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының грант ярдәме белән 4 млрд.сумлык 1381 яңа крестьян-фермер хуҗалыгы төзелде. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров #ТатарстанОнлайн программасында хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, хәзерге вакытта бу хуҗалыкларда 103,4 мең баш мөгезле эре терлек асрала. Бу 2013 ел белән чагыштырганда 31 мең башка күбрәк, шул исәптән сыерлар саны 10 мең башка арткан.

 Моннан тыш, фермерларның кош-корт саны тугыз ел эчендә 1,2 млн баштан 2 млн башка кадәр арткан, дип өстәде министр.

Марат Җәббаров ассызыклаганча, быел гына да 152 крестьян-фермер хуҗалыгы барлыкка килде, аларны төзү өчен 900 млн.сумга якын грантлар бирелде.

"Болар барысы да грантларда катнашучы кешеләр аркасында барлыкка килә, мондый предприятиеләр яңа эш урыннары да булдыралар. Һәр шундый КФХда өч-дүрт кеше эшли", - дип билгеләп үтте ул.

Пресс-служба Минсельхозпрода РТ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев