Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстан – ил лидеры

Россия хөкүмәте вице-премьеры Виктория Абрамченко Татарстанның сөт җитештерү өлкәсендә, ә гомумән алсак, илнең азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итүдә иң мөһим төбәк саналуын билгеләде.

Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәр итә. “Илнең биш төбәгендә – Башкортостан, Алтай, Краснодар, Ростов, Воронеж өлкәләрендә сөт җитештерү 1 миллион тоннадан артык. Ә Татарстан Республикасында 2 миллион тоннага якынлашты”, – дип билгеләде ул үз чыгышында. Ә Әтнә районы республикада әйдәп баручы район санала. 16 мартта Татарстан буенча көнлек тулай савым 3810 тонна тәшкил итсә, шуның 8 процентка якыны – 300 тоннадан артыгы Әтнә өлеше. Өстәвенә, бер сыердан савып алган тәүлеклек сөт күләме 30 килограммга якын! Горурланырлыгыбыз бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев