Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстанда уңышны җитди күтәрергә мөмкинлек бирәчәк чаралар турында сөйләде

Бу көннәрдә Татарстан районнарында сорт сынау участоклары базасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм республика аграрийлары катнашында зона семинарлары уза.

Семинарлар барышында Татарстанда сөрүлекләрнең һәм игенчелек тармагының нәтиҗәлелеген арттыру өчен 2021 елга үсемлекчелек тармагының өстенлекләре турында сүз барды:

1. Технологик операцияләрне оптимальләштерү (5 в 1);

2. Уңыш формалаштыру белән идарә итү (үзйөрешле сиптергечләр белән тәэмин итү);

3. Саклау чараларының нәтиҗәлелеген арттыру (эретмә үзәкләре булдыру).

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, туфрак уңышка эшләсен һәм нәтиҗәлелеккә ирешү өчен технологик процессларны катнаштыру кирәк, дип билгеләп үтте. 5 в 1 ул - чәчү алдыннан эшкәртү, ашламалар кертү, чәчү, орлыкларга биологик препаратлар кертү һәм таптап тыгызлау. Барлык бу процессларны бер үк вакытта бер техника башкара ала.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле уңыш формуласына да игътибар итте, ул 3 өлешкә нигезләнә: продуктив башаклар саны, башакта бөртеклеләр саны һәм орлыклар массасы. Барлык бу факторларны оптималь формалаштыру өчен чәчүлекләрне 4 тапкыр эшкәртү кирәк. Моны үзйөрешле сиптергечләр ярдәмендә аеруча нәтиҗәле башкарырга кирәк, чөнки эш процессы автоматлаштырыла һәм хезмәткәрнең сәламәтлегенә зыян китерми.

Саклау чараларының нәтиҗәлелеген җитди арттыручы көч - эретмә үзәкләр, алар эретмә әзерләү өчен кулланыла торган суны йомшартырга, изәргә һәм җылытырга мөмкинлек бирә. Безнең бурыч - аларны 500 гектардан артык сөрүлек мәйданы булган һәр хуҗалыкта кертү.

» Бу чараларның барысы да Татарстанда уңышны, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең нәтиҗәлелеген һәм рентабельлеген җитди күтәрергә мөмкинлек бирәчәк", - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте

Фотода ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев