Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда агросәнәгать комплексында кече хуҗалыкларны үстерү буенча иң яхшы крестьян (фермер) хуҗалыклары, авыл җирлекләре башлыкларын, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисләрен һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны сайладылар

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Татарстан Республикасының иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалыгы», «Татарстан Республикасының иң яхшы крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы», «Татарстан Республикасының иң яхшы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисе» һәм «Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексында кече хуҗалыкларны үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы» республика конкурсларында җиңүчеләрне хәбәр итә.

Конкурска кертелгән 191 катнашучыдан 100е грантка ия булды. Шулардан 25 хуҗалык иң яхшы ярдәмче хуҗалык дип танылды, 40 кеше – иң яхшы крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыклары, 10 кеше - иң яхшы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары рәисләре, 25 кеше - республиканың агросәнәгать комплексында кече хуҗалыкларны үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыклары.

Иң күп гаризалар Азнакай һәм Буа районнарыннан (5әр җиңүче) һәм Кукмара районыннан (4 җиңүче) теркәлгән. Грантлар ияләренең тулы исемлеге белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында сылтама буенча танышырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, конкурс Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм республиканың шәхси хуҗалыкларында эре мөгезле терлекләрнең һәм сыерларның баш санын арттыру максатларында уздырылды.

Чыганак: https://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1971214.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев