Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда беренче тапкыр Бөтенроссия зоотехник - селекционерлар конкурсы узачак

7-11 июньдә Татарстанда «Элита» ДПП базасында сөт һәм ит терлекчелеге зоотехник-селекционерларының 2 Бөтенроссия конкурсы узачак.

Бу хакта чараның оештыру комитетының беренче утырышында хәбәр иттеләр.

Киңәшмәдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелек һәм нәсел эше директоры Дмитрий Бутусов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ришат Зарипов һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча оештырыла: «2021 елгы Зоотехник-селекционер» конкурсы чемпионы, «Мәгълүматларның автоматлаштырылган базалары белән практик эш», «Хайваннарның нәсел кыйммәтләрен бәяләү», «Теоретик белемнәр», «Зоотехник хезмәт ветераны», «Булачак селекционер», «Нәселле эшне үстерүгә өлеш керткән өчен» һәм «Эшкә яратып» номинацияләре призерлары, шулай ук Д.А.Кисловский исемендәге күчмә кубок.

Ярышларда авыл хуҗалыгы оешмаларының һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларының зоотехник хезмәте белгечләре - региональ конкурсларда җиңүчеләр һәм призерлар катнаша ала. Алдагы конкурс чемпионы бары тик судьялар коллегиясе составында гына эксперт буларак катнаша ала.

Катнашучылар автоматлаштырылган белешмәләр базасы белән эшләүнең һәм терлекләрнең нәсел кыйммәтләрен бәяләүнең практик күнекмәләрен күрсәтергә, шулай ук тест үтәргә тиеш булачак.

Катнашуга гаризалар 15 майга кадәр Rishat.Zaripov@tatar.ru электрон почтасы аша кабул ителә. Тулырак мәгълүматны 8(843)221-77-58 телефоны буенча ачыкларга була.

Чыганак: https://agro.tatarstan.ru/index.htm/news/1968174.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев