Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда бүгенгә 900 мең тонна ашлык суктырылган

Республикада бөртекле культура уңышы 21 процент мәйданда җыеп алынган.

Татарстанда 4 август көненә 930 мең тонна ашлык суктырылган, бүген кичкә бу сан 1 миллионга кадәр артачак. Бу турыда Татарстан Республикасы Президенты вазифасын башкаручы Алексей Песошин уздырган традицион республика киңәшмәсендә вице-премьер – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бөртекле культуралар 314 гектар җирдән суктырып алынган. Бу - кулланылышта булган барлык мәйданның 21 процентын тәшкил итә. Бер гектарга уртача уңыш күләме 29,6 центнер, дип белдерде министр.

Министр Зәй районында урып-сугу кампаниясенең актив темпта баруын билгеләп үтте. Анда 37 процент мәйданда ашлык суктырылган һәм 58 мең тонна бөртек җыелган.

Уңышның иң югары күрсәткече шулай ук әлеге районда - 41,8 ц/га. Лидерлар арасында Сарман (38,2 ц/га һәм 56,7 мең тонна бөртек), Норлат (36,2 ц/га һәм 40,7 мең тонна) һәм Чистай (28,4 ц/га һәм 45,0 мең тонна) районнары.

Шулай ук республиканың төньягында һәм көньягында климатик шартларның аерылуына да игътибары юнәлтте. Аның сүзләренә Арча, Биектау, Саба һәм Теләче районнары өч көн эчендә барлык мәйданарның нибары 5 процентында ашлык суктырган. “Алар өчен, әлбәттә, мөмкин булган чик бер тәүлек өчен биш проценттан да азрак булмаска тиеш”, - диде Марат Әхмәтов.

  • Татарстанда 3 август көненә уҗым культуралары 55 процент мәйданда суктырылган иде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/04/169097/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев