Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда бөртекле культураларга куркыныч корткыч яный

«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы үсемлекләрне яклау бүлеге хәбәр итүенчә, һава шартларының яхшырып китүе көзге культуралар чәчүлекләрендә бодай трипсы барлыкка килүгә этәргеч булды.

Имаго

Личинкалар

Әлеге корткыч чәнечкеле ябышкан авыз аппараты булган вак бөҗәкләр отрядына керә. Имагоның гәүдәсе озынча, нечкә (ике миллиметрдан да артык түгел), төсе - коңгырт карадан кара төскә кадәр. Личинкалары - кызыл.

Имагоның зыяны: башакның нечкә тышчасыннан яисә нәфис яфрак пластинасыннан яки яшь башак кабырчыгыннан аларның сүлен суыра, шуның аркасында башакта ашлык өлгерми кала. Китерелгән зыян аркасында башакның очы кибә, ашлык зәгыйфъләнә, орлыкларның чәчүлек сыйфатлары кими.

Трипсның личинкасы сүлне яңа үрентеләрдән суыра һәм аларда тонык таплар барлыкка килә, ә башакның нәфис структурасы бозыла.

Бодай трипслары ашлыкның сыйфатын начарайтып кына калмыйча, аның массасын да киметә. Корткычлар күп булганда, уңышны югалтуның гомуми күләме 30 %ка кадәр җитәргә мөмкин.

Хуҗалыклар агрономнарына башаклы бөртекле культуралар чәчүлекләренә даими рәвештә фитосанитар тикшерү үткәрергә кирәк.

 

 

Зыян салуның икътисадый чиге (ЭПВ)

 

Көпшәләнү

Сабакта 10 трипс

Сабаклану, чәчәк ату

Башакта 10 трипс

 

ЭПВ артып киткәндә, 1.2584-10 СанПиНның 2.19 пункты таләпләренә таянып, «Россия Федерациясе территориясендә куллануга рөхсәт ителгән пестицидлар һәм агрохимикатлар исемлеге» нигезендә түбәндәге препаратлар белән инсектицид эшкәртүләр үткәрергә кирәк: Борей, СК; Брейк, МЭ; Гладиатор, КЭ яисә башка препаратлар.

Үсемлекләрне эшкәрткәндә куллану регламентын, шәхси гигиена һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен төгәл үтәү таләп ителә.

 

Инсектицид эшкәртү барышында үсемлекләрнең иммунитетын ныгыту өчен микроашламалар һәм үсеш регуляторларын өстәргә кирәк.

 

Үсемлекләрне яклау өлкәсендә тикшеренүләр, эшкәртүләр уздыру, консультацияләр үткәрү мәсьәләләре буенча «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалына мөрәҗәгать итегез. Телефон: 8 (843) 277-88-80

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев