Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда социаль ипиләрне пешерүче икмәк пешерү предприятиеләренә субсидияләрне арттырдылар

Татарстанда икмәкнең социаль төрләрен җитештерүче икмәк пешерү предприятиеләрен - 1 сортлы ак икмәкне, «Сельский» һәм «Дарницкий» ны, яисә башка атамалы, әмма билгеләнгән рецепт буенча пешерелә торган икмәкне субсидияләү лимиты арттырылды.

 Бу чара, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сүзләренә караганда, әлеге категориядәге икмәк-күмәч продукциясенә бәяләр үсешен булдырмауга юнәлдерелгән.
Әгәр элек ипичеләр сатылган социаль ипинең 1 килограммына 3 сум исәбеннән субсидия алса, 2 кварталдан субсидия суммасы 4,5 сум тәшкил итәчәк.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2020 елның 1 кварталы өчен субсидияләр түләүгә документлар кабул итү бара, Татарстанның икмәк пешерү предприятиеләре 31 млн.сум күләмендә финанслау алган инде. 2020 елга барлыгы 160 млн. сум субсидияләүгә сумма салынган. Финанслау күләме артыр дип планлаштырыла.
Субсидияләү мәсьәләләре буенча тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының колл-үзәгенең 8(800)444-16-70 (доб.) бердәм телефон номеры буенча алырга мөмкин6).
Матбугат хезмәте
ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев