Татарстанда узган 7 ярминкә көнендә 2 мең тонна суган һәм 6500 тоннадан артык бәрәңге сатылган
10 сентябрьдән республикада Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Чаллыда һәм Зеленодольск районында 2 мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә 3 мәйданчыкта һәм төрле даимилектә 26 муниципаль районда гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырыла.
Продукция белән республиканың 32 муниципаль районы, агрохолдинг предприятиеләре, кече хуҗалыклар тәэмин итә.
Узган 7 ярминкә көннәре йомгаклары буенча 723,9 млн. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган, шулардан 9 564,4 тонна яшелчә, шул исәптән 6 587,4 тонна бәрәңге, 2000 тонна суган, 880 мең данә йомырка, 109,1 тонна сөт, 730,0 тонна ит, шул исәптән 448,4 тонна сыер ите
Ярминкәләр уздыру өчен 7 194 автотранспорт берәмлеге җәлеп ителгән.
Ярминкәләр агымдагы елның 24 декабренә кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев