Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстанның авыл халкы 10 млн сумлык бушлай үсентеләр һәм орлыклар алачак

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инициативасы белән авыл халкын яшелчә культуралары орлыклары белән тәэмин итү программасына 10 млн сум акча бүлеп бирү турында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан карар кабул ителде.

Татарстанлылар 30 тонна орлыклык суган, 1 тонна кишер орлыгы, 600 кг аш чөгендере орлыгы, шулай ук кәбестә үсентеләре алачак.

Программаның асылы шунда, авыл халкы орлыкларны һәм үсентеләрне бушлай алачак, бу катлаулы икътисадый вәзгыять шартларында авыл кешеләренең мәшгульлеген тәэмин итәргә һәм республиканың азык-төлек тотрыклылыгын сакларга мөмкинлек бирә.

Орлыклар белән район кулланучылар җәмгыятьләре һәм Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге (Татпотребсоюз) системасы кооперативлары тәэмин итәчәк, соңыннан авыл кешеләре үстергән уңышны алар үзләре үк алга таба сату өчен сатып алачаклар. Бүгенге көндә орлыклар шәхси ярдәмче хуҗалыкларга бүлеп бирү өчен республика районнарына тапшырылган инде. Үсентеләрне бераз соңрак, май аенда кайтарачаклар.

Орлыклар алу буенча төгәлрәк мәгълүматны 8(843)221-77-72 телефоны буенча яки үз районыңның Башкарма комитетында һәм Авыл җирлекләрендә белешергә мөмкин.

Чыганак: https://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1963657.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X