Түбән Бәрәскәдә эшлекле һәм файдалы җыелыш узды
Әтнә районында авыл хуҗалыгы культуралары уңышын формалаштыру һәм АПКны цифрлаштыру буенча зона семинары узды
Әлеге чара министрлыкның күчмә зона семинарларының чираттагысы булды, элек Минзәлә һәм Нурлат районнарында үткән иде.
Семинарда Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, авыл хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Габдрахманов, дүрт район башлыгы, шулай ук авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары һәм авыл хуҗалыгы белгечләре, инвестицион компанияләр вәкилләре катнашты.
Семинар"Ленин" нәсел заводы җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативының Түбән Бәрәскә авылы янындагы көзге бодай кырында узды, аннары машина-трактор паркы территориясендә һәм шул ук хуҗалыкның ындыр табагында дәвам итте.
Семинарның беренче өлешендә авыл хуҗалыгы культуралары уңышын формалаштыру мәсьәләсе каралды. Әйтергә кирәк, семинарда катнашучылар теоретик гына түгел, практик белемнәр дә алдылар. Илдус Габдрахманов әйтүенчә, төп максат - һәр гектардан кимендә 5 центнерга күбрәк уңыш алу. Шунда ук уңышны арттыруга уңай йогынты ясый торган барлык факторлар турында җентекләп сөйләде ул. Технологияләрне төгәл үтәгәндә, уңыш алуны гектардан 80 центнерга кадәр җитәргә мөмкин, дип саннарда раслады. Үсемлекләрне үстерү һәм формалаштыру фазасында тукландыру чорларын төгәл үтәргә кирәк, дип ассызыклады. Илдус Габдрахманов билгеләп үткәнчә, Татарстанда 3 компания үсемлекне яфрак аша тукландыру диагностикасының лаборатор анализлары белән шөгыльләнә. Монда 5 ел дәвамында уңыш алуны лимитлаштыручы факторларны ачыклау, үсемлекләрнең туклануын коррекцияләү буенча киңәшләр бирүчеләр дә булды. Әйтик, үсемлекне тукландыру фазасына бәйле рәвештә, күкерт, магний, бор, азот, калий элементларының мөһимлеге турында сүз булды. Шунысы кызык, семинарда катнашучы компанияләр басуда тикшереп, үсемлеккә нинди элемент җитмәвен ачыклап, конкрет киңәшләр бирергә мөмкин икән.
Ачы туфракны известьлау мәсьәләсе дә каралды. Илдус Габдрахманов бу мәсьәләнең Әтнә районында уңай алып барылуын билгеләп үтте. Республикада 42 % җирләр ачы туфраклы икән. Шөкер, быел басу-кырларны известлау Федераль программага кертелгән. Нәтиҗәдә, хәйран зур процент суммаларны кире кайтарып була.
Машина-трактор паркында авыл хуҗалыгы культураларының уңышын формалаштырганда стационар эретмә үзәкләрен куллану үзенчәлекләре белән таныштырдылар.
Семинар ахырында аеруча мөһим юнәлеш – чәчүлекләр торышын контрольдә тоту максатыннан кырларга спутник мониторингы ясау турында сөйләделәр. "Бу агроном һәм хуҗалык җитәкчеләре өчен бик мөһим, нәтиҗәдә авыл хуҗалыгы культураларының уңдырышлылыгын арттыру йөзеннән оператив карарлар кабул итү мөмкинлеге дә бирә”, - диделәр монда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев