Әтнә таңы

Ниһаять тигезләштек

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының

31 октябрьгә биргән оператив мәгълүматларында Әтнә һәм Балтач районнарында тәүлек­лек тулай сөт савымының бер үк күләмдә – 228,5 тонна тәшкил итүе турында хәбәр ителә.

Болардан да күбрәк бары Кукмара районында гына савалар. Анда тәүлеклек тулай савым 270 тонна булган. Биредә бер сыердан тәүлеклек савым алуны искә алу урынлы булыр. Бу яктан карасак, Әтнә – беренче! Район күмәк хуҗалыклары бер тәүлектә бер сыердан уртача 28,2 килограмм сөт савып алдылар.

Реклама

Икенче урында урнашкан Кукмарада – 23,7 килограмм, Мамадышта – 23 килограмм, аннан соңгыларда 22 килограммнан да ким.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: