Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әтнә аграрчылары ташламалы ягулык алачак

Рәсми хәбәр.

Мондый мөмкинлек турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Быел Татарстан аграрийлары 140 мең тонна ташламалы дизель ягулыгы алачак. Аграрийлардан гаризалар кабул итү һәм килешүләр төзү башланды инде. Килеп туган эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә барлык документлар да сайтта электрон формада рәсмиләштерелә racin.ru к

Килешү «Татнефть»ГАҖ белән төзелде. Аграрийлар өчен ягулыкның бәясе апрельдә бер тоннасы өчен 41 200 сум тәшкил итәчәк, бу күпләп сату бәясеннән (тоннасы өчен 47 600 сум) һәм заводларның күпләп сату бәясеннән 11% ка арзанрак. Шулай ук бәясе узган ел белән чагыштырганда кимегән. 2019 елда беренче транш аграрийларга язын тоннасы өчен 42 800 сум, икенче яртыеллыкта – тоннасы өчен 44 625 сум бәясеннән җибәрелгән.

Бер литрга 0,82 коэффициенты белән исәпләгәндә, аграрчылар өчен дизель ягулыгына бәя якынча 33 сум тәшкил итәчәк, бу АЗСларда ваклап сату бәясеннән (бер литры өчен 46,5 сум) 27% ка арзанрак. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  монысына да игътибар итә. Бу нисбәттән  авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен ягулык дизель ягулыклары өчен, ЕВРО-5 Европа стандартына туры киләчәк.

ТР авыл хуҗалыгы министрлыгының  Матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев