Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әтнә – беренче!

Районыбыз күмәк хуҗалыклары бер сыердан сауган сөт күләме буенча I урында баруны дәвам итәләр.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 11 августка биргән оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, бездә 270 тонна көнлек тулай савым алынган. Бу былтыргыдан 4,1 тоннага күбрәк, ягъни, узган елгыга карата 102 %. Шунысы куандыра, ай башына карата да 2 тоннага артык. Шул ук вакытта бу күрсәткеч Татарстан буенча 34,5 тоннага ким. Биредә – 3, хәтта аннан күбрәк киметүчеләр дә бар.

Алдагы көнгә карата савымда үзгәреш юк.

 Республиканыкы да Әтнәнеке кебек – алга да, артка да китеш юк.

Биредә авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына җитештерелгән сөт күләме дә мөһим роль уйный. Әтнәдә ул – 5,05 килограмм. Шунысы кызык, бу күрсәткече 4 килограммга җитүче районнар да юк. Ә Татарстан буенча ул – 1,02 килограмм.

Кабат бер сыердан сауган сөтне искә алу урынлы булыр. Әлеге сан – безнең өчен аерым горурлык. Бу көнгә безнең районда уртача 29,2 килограмм тәшкил итә. Шул ук күрсәткече белән безнең “үкчәгә басып килүче” Мамадышныкы – 28,9 килограмм. Татарстан буенча бу күрсәткеч – 18,1 килограмм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев