Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әтнә делегациясе - Казанда

8 октябрь көнне "Казан Экспо" күргәзмә үзәгендә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чара узды.

Анда Тр Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлык һәм тармак вәкилләре катнашты. Биредә республика районнарыннан да делегацияләр катнашты.

Әтнә районын әлеге чарада район башлыгы Габделәхәт Хәкимов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Марсель Гарипов, райондагы 9 күмәк хуҗалыкның да җитәкчеләре яки агрономнары, шул исәптән "Таң" ҖАХК терлекчесе Резеда Әкбәрова тәкъдим итте. Соңгысы "Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе" исеменә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев