Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әтнә районы хуҗалыклары яхшы әзерлек күрсәттеләр

Татарстан Республикасында язгы кыр эшләренә керештеләр.

Агымдагы атна башыннан 5 мең га уҗым культуралары, 1,5 мең га күпьеллык үлән чәүчүлекләре тукландырылды. Кыр эшләрен апрельнең икенче яртысыннан күпләп башлау планлаштырыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, уҗымнарның торышы яхшы дип бәяләнә (проблемалы мәйданнар 3% яки 16 мең га тәшкил итә).

Марат Җәббаров хәбәр итүенчә, бүгенге көнгә минераль ашламалар тупланган 181 мең тонна, ягъни гектарга 66,0 кг тупланган (2020 ел белән чагыштырганда гектарга 12,8 кг, ягъни 24% артыграк).

Республиканың 13 районында (уртача район буенча) 70 килограммнан артык тупланган, Зәй һәм Сарман районнарында - 108 кг/га, Минзәлә һәм Тәтеш районнарында - 106 кг/га. Әтнә районында – 89 кг/га; Тукай районында - 88; Буа районында - 87; Мөслим районында – 82; Нурлат районында - 80; Балтач районында - 79; Саба районында - 77; Аксубай районында - 76; Чистай районында - 72 кг/га.

Шул ук вакытта Әгерҗе районында нибары гектарга 11 кг тупланган, Зеленодольск районында – 39 кг/га, Әлмәт районында – 45 кг/га, Теләче районында – 46 кг/га, Чирмешән районында – 47 кг/га, Лаеш районында 48 кг/га гына туплаган.

“Гектарга 70 кг минераль ашламалар туплау бурычы барыбыз өчен дә актуаль. Хуҗалыклары тиешле күләмдә ашламалар тупламаган районнарны алган субсидияләрне максималь рәвештә ашламалар сатып алуга җибәрүегезне сорыйм”, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы муниципаль районнар җитәкчеләренә.

Ул шулай ук техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү мәсьәләләренә дә тукталды. Шулай итеп, республиканың барлык районнарында машина-трактор паркының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерү буенча конкурслар узды. Хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы машиналарын агрегатлаштыру һәм үзйөрешле техниканы һәм тагылмаларны дәүләт техник тикшерүе төгәлләнде.

Актаныш, Арча, Әтнә, Балтач, Буа, Сарман, Саба, Зәй, Кукмара, Мамадыш, Тәтеш, Тукай районнары хуҗалыклары яхшы әзерлек күрсәттеләр.

Аксубай, Әлмәт, Баулы, Лаеш, Питрәч, Менделеевск районнары авыл хуҗалыгы оешмаларына кыска вакыт эчендә хәлне яхшыртырга, чәчү һәм туфрак эшкәртү техникасының бөтен комплексын әзерлек сызыгына куярга кирәк.

Авыл хуҗалыгы техникасы базарында кытлык күзәтелә – металлга бәяләр арту, валюта курслары күтәрелү, шулай ук чит илләрдә короновирус вәзгыяте катлаулы булу сәбәпле, авыл хуҗалыгы машиналарын җитештерү предприятиеләре өчен комплектлау әйберләре китерү вакыты сузыла. Әлеге проблеманы исәпкә алып, февраль һәм март айларында барлык төбәк дилерлары белән очрашулар уздырылды, шуның нәтиҗәсе буларак, республиканы авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итү вакытын тизләттеләр.

Хуҗалыклар актив рәвештә техника яңарталар. 1 кварталда 4 млрд. сумнан артык суммага 1200 берәмлек техника сатып алынган инде.

Быел да без яңарту темпларын киметмәскә тиеш. Бурыч - ким дигәндә 450 трактор, 150 ашлык җыю комбайны, 50 азык җыю комбайны һәм башка авыл хуҗалыгы техникасы сатып алу, диде министр.

Актаныш, Әтнә, Арча, Балтач, Минзәлә, Саба, Тукай, Тәтеш районнарының хуҗалыклары, ел саен 100-150 млн. сумлык техника сатып алып, үзләренең машина-трактор паркларын актив яңарталар.

Марат Җәббаров фикеренчә, чәчү кампаниясенең уңышы турыдан-туры урыннарда эшләрне дөрес оештыруга бәйле. Энергия куәте көчле тракторларның мөмкинлекләреннән максималь файдалану өчен эшләрне 2 сменада оештырырга кирәк.

Ул хезмәтне саклау мәсьәләләрен аерым контрольдә тотарга кушты:хезмәткәрләр махсус кием, шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителергә һәм тиешле инструктажлар узарга тиеш.

Һава шартлары уңай булганда, булган техниканың куәте ике атна эчендә чәчү эшләрен башкарып чыгарга мөмкинлек бирәчәк, дип саный министр (тәүлеккә - 100 мең га, сабан чәчүе планы - 1,5 млн. га).

Коронавирус таралуга юл куймау буенча чараларны тәэмин итү вәзгыяте турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры түбәндәгеләрне билгеләп үтте:агросәнәгать комплексының барлык предприятиеләрендә дә Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән саклык чаралары һичшиксез үтәлә. Хезмәткәрләрнең эш урыннарыннан файдалануга карата, шулай ук аларның сәламәтлеген мониторинглау буенча аерым чаралар үткәрелә. Барлык оешмалар да шәхси саклану чаралары һәм дезинфекция чаралары белән тәэмин ителгән. “Коронавирус таралу куркынычы шартларында өзлексез эшләүне тәэмин итү өчен АПК оешмалары һәм район сәламәтлек саклау оешмалары җитәкчеләреннән бу юнәлештә бергәләп эшләүләрен сорыйм”, - диде Марат Җәббаров.

Чыганак: https://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1963301.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X