Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әтнә районы сенаж әзерләү буенча беренче бишлеккә керде

Терлекләргә кышка сенаж һәм печән әзерләү буенча алга киткән һәм артка калган районнар билгеле.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте биргән мәгълүматлар буенча районнарда сенаж әзерләү буенча беренче бишлекне Балтач районы башлап җибәрә. Балтачта хәзерге көндә 86,5 мең тонна азык әзерләнгән. Бишлеккә Актаныш (70,4 мең тонна), Арча (68,5 мең тонна), Әтнә (62,4 мең тонна), Кукмара (59,7 мең тонна) районнары да керә.

Сенаж әзерләү буенча соңгы урыннарда – Чирмешән (3,6 мең тонна), Спасс (3,7 мең тонна), Кама Тамагы (5,3 мең тонна), Менделеевск (7,4 мең тонна), Баулы (8,6 мең тонна) районнары.

Татарстан буйлап, барысы 1207,3 мең тонна сенаж әзерләнгән.

Печән әзерләүдә беренче бишлекне Мамадыш районы (20,3 мең тонна) башлап җибәрә. Чирмешән (18,3 мең тонна), Нурлат (9,8 мең тонна), Баулы (9,3 мең тонна), Аксубай (7,6 мең тонна) районнары да алдынгылар рәтендә.

Соңгы бишлеккә Зәй (0,4 мең тонна), Чүпрәле (0,6 мең тонна), Әтнә (0,6 мең тонна), Кама Тамагы (1,1 мең), Әлки (1,2 мең тонна) районнары кергән.

Татарстан буйлап, барысы 186,1 мең тонна печән әзерләнгән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев