Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әтнә районының яңа эш башлаучы фермерлары 5 млн. сумга кадәр грантлар ала алалар

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы яшь фермерларга ярдәм итү өчен грантлар бирүгә конкурс сайлап алуына документлар кабул итү турында игълан итә.

Грантның максималь суммасы 5 млн. сум тәшкил итәчәк. 2 елдан да артмаган эшчәнлек алып баручы крестьян (фермер) хуҗалыгы булу мәҗбүри таләп булып тора.

Грант акчаларыннан сөт фермалары, эре мөгезле терлек симертү фермалары, сарыклар үрчетү, савым кәҗәләре, ит һәм йомырка юнәлешендәге кош фермалары (тавыклар, күркә, казлар, үрдәкләр һәм бытбылдыклар), ат фермалары һәм фермалар төзү, теплица һәм яшелчә саклагычлары төзү өчен файдаланырга мөмкин булачак.

Эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, гаризалар һәм документлар район авыл хуҗалыгы идарәләрендә печатьләнгән конвертта кабул ителә. Документлар 2020 елның 20 апреленнән 19 маена кадәр кабул ителә.

Грант бирү тәртибе һәм документлар рәвешләре турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында сылтама буенча урнаштырылган.

Консультацияләр өчен телефоннар: 88004441670, 8(843) 221-76-85.

****

Министерство сельского хозяйства и продовольствия Республики Татарстан объявляет о приёме документов на конкурсный отбор заявителей на предоставление грантов на поддержку начинающих фермеров. Максимальная сумма гранта будет составлять 5 млн рублей. Обязательным требованием является наличие крестьянского (фермерского) хозяйства с деятельностью не более 2 лет.

Использовать средства гранта можно будет на строительство молочных ферм, ферм по откорму КРС, разведению овец, содержание дойных коз, птицеферм мясного и яичного направления (кур, индеек, гусей, уток и перепелов), конеферм и ферм по производству товарной рыбы, строительство теплиц и овощехранилищ.

В связи с эпидемиологической обстановкой прием заявок и документов осуществляется в районных Управлениях сельского хозяйства в запечатанном конверте. Документы принимаются с 20 апреля по 19 мая 2020 года.

Информация о порядке предоставления гранта и формах документов размещена на официальном сайте Минсельхозпрода РТ по ссылке. Телефоны для консультаций: 88004441670, 8(843)221-76-85.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев