Әтнә сөте – 273 тонна!
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алган мәгълүматларга караганда, 9 июнь көненә районыбыз күмәк хуҗалыкларының көнлек тулай савымы 273 тоннага җитте.
Ай башына карата ул 1,3 тоннага артык булса да, әлегә нәкъ узган елгы күләмдә җитештерелә. Бу күрсәткечебез республикада иң зурлардан санала. Тагын да куанырлык саннарыбыз бар. Авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына җитештергән сөт күләме 5,11 килограмм тәшкил итә һәм бу Татарстанда иң зур сан. Алай дип кенә чикләнү дөрес тә булмас, чөнки бу күрсәткече 4 килограммга җитүчеләр дә юк... хәтта 3 килограмм чиген узучылар да өчәү генә. Бер сыердан сауган сөт күләме дә бездә Татарстан буенча иң зуры: 29,5 килограмм тәшкил итә. Ә республикада – 18,5 килограмм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев