Әтнә таңы

Әтнә сөте артканнан-арта

Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының 9 гыйнварга биргән оператив мәгълүматларында, Әтнә районында көнлек тулай савымның 257,9 тоннага җитүе турында хәбәр ителә.

Әле кайчан гына бу күрсәткечнең 200 тоннага җитүенә куанган идек, күптән түгел 250 тонна булды дип шатландык. Ә хәзер 300 тонна үренә таба үрмәлибез. Бәхәссез, тырыш колхозчылар: савымчылар, терлекчеләр генә түгел, механизаторлар, игенчеләр, шоферларның уртак уңышы бу. Чөнки авыл хуҗалыгында барысы да бер-берсенә нык бәйләнгән. Кайсыдыр бер тармакны үстереп, калганнарын күләгәдә калдырып булмый. Кабат 9 гыйнвар саннарына игътибар итик.
Узган елгы белән чагыштырсак, бу көнге савым 56,9 тоннага күбрәк, ягъни 128 % тәшкил итә. Бу да республика буенча иң зур сан. Күз алдына гына китерегез, бездә узган елгыдан артыклык кына да Татарстанның 3-4 районы сауган сөт күләме кадәр.
Алай гына да түгел, Яңа 2020 елга әле аяк бастык кына, ә тулай савым тагын 5 тоннага артырга өлгерде. Хәтта алдагы көнгедән дә артык. Димәк, савым артканнан-арта. Бүгенге көндә республиканың 10 районында көн саен 100 тоннадан артык, шул исәптән 3 районда – Әтнә, Кукмара, Балтачта 200 тоннадан артык тулай сөт савыла.
Бер сыердан савып алган тәүлеклек савым күрсәткеченә күз салыйк. Әтнәнеке – 31,8 килограмм. Көндәшләрнекен карыйк. Кукмарада бер сыердан тәүлеклек уртача савым 24,8 килограмм тәшкил итә. Монда шуңа игътибар итү кирәк – бу күрсәткече белән Кукмара районы II урында бара. Ягъни, беренче һәм икенче урыннар арасындагы аерма төгәл 7 килограмм. Ә исемлектә аннан соң урнашкан Мамадышта – 24 килограмм, Сабада – 23,3 килограмм, Балтачта 20,7 килограмм сөт савалар. Башкаларда азрак. Республика буенча бер сыердан тәүлеклек савым төгәл 15 килограмм тәшкил итә.

Реклама

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: