Әтнә таңы

Әтнәнең сөте көннән-көн арта

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министр­лыгы

биргән оператив мәгълүматларга караганда, 27 ноябрь көненә Әтнә районы күмәк хуҗалыкларының көнлек тулай сөт савымы 238,2 тоннага җитте.

Реклама

Узган елгыдан 51,6 тоннага күбрәк бу, ягъни, былтыргыга карата 128 % тәшкил итә. Ай башындагыдан – 10 тоннага, ә алдагы көнгедән 0,9 тоннага артык. Әле кайчан гына бу күрсәткече белән респуб­ликада икенче урынга күтәрелү өчен үзара тарткалашкан көндәшләребез Балтач районында ул элекке дәрәҗәдә диярлек калды – 228 тонна тирәсе! Алда – Кукмара районы: анда көн саен тулай савым 271 тонна тәшкил итә.

С.Мингатина фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: