Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Умартачылыкка куркыныч яный

Зыянны санап

Умартачылык тармагы белән үз көнен күргән авыл кешесе өчен бу — чын фаҗига. Республикада бал кортларының күпләп үлүе умартачыларны хафага салган. «Бармаган җиребез, шакымаган ишегебез калмады. Ел саен бер үк хәл кабатлана. Кайчанга кадәр дәвам итәр?» — ди алар бертавыштан.

Умартачылар социаль челтәргә оялары янында бер өем булып үлеп ятучы кортларының фото һәм видеоларын урнаштыралар. Алар бал кортларының күпләп үлүен авыл хуҗалыгы культураларын пестицидлар белән эшкәртүдән күрәләр. Умартачылар әйтүенчә, кайбер районнарда этомофиль (бөҗәкләр белән серкәләнүче) культураларны пестицидлар һәм агрохимикатлар белән эшкәртү хакында хәбәр итү системасы җитәрлек дәрәҗәдә актив эшләми. Кагыйдәләр үтәлми, оялары белән кортлар үлә, умартачыларның хезмәте җилгә оча, өстәвенә, килгән зыянны алар үзләре капларга мәҗбүр.

«Умартачылар берәүгә дә кирәк булмады»

«Ашаган белми, тураган белә», диләр бит безнең халыкта. Әлеге очракта да шулайрак килеп чыга. Умартачыларның мәнфәгатен яклаучы, «Татарстан умартачылары» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Шәүкәт Хәйруллин бу көннәрдә үз-үзенә урын таба алмый, катлаулы мәсьәләдән чыгу юлын эзли ул. Аның әйтүенчә, умартачылык өлкәсендә вазгыять бик катлаулы.

— Җитәкчелек ярдәмендә тиешле чаралар күрелмәсә, быел югалтулар узган елга караганда да күбрәк булачак. Мин тугыз елдан артык умартачылык белән шөгыльләнәм. Татарстан умартачыларының иҗтимагый оешмасы 2015 елда оеша. Аны умартачылар үзләрен борчыган мәсьәләләрне хәл итү максатыннан төзегән. 2019 елда әлеге оешмага рәис итеп мине билгеләделәр. Оешманың төп максаты — умартачыларны яклау, чөнки озак вакыт әлеге тармак артта калып барды һәм ул берәүгә дә кирәк булмады. Безгә умарта кортларын саклап, үзебездә җитештергән балны сатуны оештырырга кирәк. Татарстанда бал булмаган очракта, ул читтән керәчәк. Халык чиста бал түгел, ә фальсификат, химия сатып алачак.

Узган ел басуларны агулау нәтиҗәсендә, Татарстанда 20 меңгә якын умарта гаиләсе үлде, умартачылыкның 10 проценты дигән сүз. Бу бары тик рәсми саннар гына, чынлыкта күпме булганын беркем дә әйтә алмый. Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, аларга 4 меңнән артык зыян күргән умартачы мөрәҗәгать иткән. Әле кайбер умартачылар дәшми дә кала, кул гына селтиләр. Чөнки эше күп, шактый вакытны ала. Үлгән кортларга анализ үткәрергә кирәк, аның бәясе 25 мең сумга төшә. Аннан соң анализларны Казандагы фәнни тикшеренү институтына тапшырырга кирәк, — дип сөйләде умартачы.

«Умарталыкларның да паспорты булу мөһим»

Шәүкәт Хәйруллин кайбер умартачыларның химикат сибүче хуҗалыкларны судка бирә алмаулары хакында әйтте, чөнки аларның кулларында компенсация алу өчен умарталыкның паспорты булмаган.

— Умарталыкларның паспортын ясатырга киңәш итәм. Паспортта кортларның күләме, сәламәтлеге хакында барлык мәгълүмат та язылган була. Шул очракта кортларның үз авырулары белән түгел, ә агуланып үлүләрен дәлилләү шактый җиңел булачак. Паспортта булган умарталар реестрда да исәптә тора. Авыл хуҗалыгы оешмалары умарталыкның кайсы җирдә урнашуын алдан белеп, басуларны агулаган очракта хәбәр итә ала. Умарталыкларның паспортын гариза язып район ветеринария берләшмәсеннән алырга була, моның өчен авыл җирлегеннән белешмә генә кирәк, — диде ул.

«Зыян күргән умартачыларга вәгъдә ителгән акчалар бирелмәде»

Шәүкәт Хәйруллин әйтүенчә, агрохимикатлар белән агулау яз аенда ук башланган. Кама Тамагы районында амбарда ашлык агулау нәтиҗәсендә шактый бал корты үлгән. Вакытында тиешле чара күрелсен өчен рәис Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына, «Татарстанның Аквакультура һәм умартачылык идарәсе»нә хат юллаган.

— Уңай якка, умартачылар файдасына үзгәрешләр булмады. Безнең белән көрәштеләр, куркытулар да булды. Алай гына да түгел, «Нәрсәгә язасыз, ул хатларны без барыбер укымыйбыз», — дип тә әйттеләр. Соңрак прокуратурага мөрәҗәгать итәргә туры килде. Президентка да ачык хат яздык, — ди Шәүкәт Хәйруллин.

Умартачыларга килгән зыянны кем каплаячак? Үлгән кортларга өстәп, алынмаган балны да санасаң, сүз шактый зур чыгымнар турында бара. Узган ел зыян күргән умартачыларга, компенсация булачак, дип вәгъдә итсәләр дә, республикада андый ярдәм әле күрсәтелмәгән.

— Безнең исәпләүләр буенча, узган ел умарта кортлары һәлак булудан килгән зыян 15 млн сумны тәшкил итә. Зыян күрүче умартачыларга ярдәм булачак дип, вәгъдә иткәннәр иде. Тик ул акчалар бирелмәде, сәбәпләре безгә билгеле түгел. Россиянең Курск, Тула кебек дотациядә утыручы регионнары да үзләренең умартачыларына ярдәм күрсәтте, ә безнең республика акча бирмәде. Март аенда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры белән очрашу узды. Бу мәсьәләне анда күтәрдем мин. «Безнең министрлыкның андый мөмкинлеге юк», — дип кенә җавап бирделәр. Шул вакытта «Татарстанның Аквакультура һәм умартачылык идарәсе»нә җитәкче буларак Марат Миңнебаевны билгеләделәр. Хәзерге көндә аның белән аңлашып эшлибез, умартачыларның моң-зарларын тыңлады. Киләчәктә бу мәсьәлә дә умартачылар файдасына хәл ителер, дип уйлыйбыз. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та безнең белән очрашты. Аның белән сөйләшүдән соң чынлап та алга китеш сиздек. Район җитәкчеләре дә, хуҗалык башлыклары да безне ишетә башлады, — диде Шәүкәт Хәйруллин.

Шәүкәт Хәйруллин Авыл хуҗалыгы министрлыгының «Агростартап» дигән программасы хакында да әйтте. Аның кысаларында зыян күргән умартачылар конкурс үтеп, грант ота алалар. Тик зыян күрүче 26 умартачының нибары берсе генә бу программада катнашкан һәм 3 млн сум акча алган.

«Тәтештә умарталар үлде, рапс басуларын көндез эшкәрткәннәр»

Һәр районда пестицидлар һәм агрохимикатлар кулланганда зыян китермәү максатыннан, умартачылар һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен «WhatsApp"та бердәм төркем төзелгән. Умартачылар даими элемтәдә тора, кайсы кырларны агулауларын бер-берсенә хәбәр итәләр.

— Миңа калса, умартачылар аерым кисәтелергә тиеш. Өлкән буын умартачылар да бар, аларның күбесе бу төркемдә утырмый. Зәйдә Поповка авылында биш умартачы яши. Аларның өчесе — әбиләр, берсенә — 63, икенчесенә — 70, өченчесенә 80 яшь тирәсе. Закон нигезендә, хуҗалыклар химикатлар белән эшкәртер алдыннан умартачыларны алдан кисәтергә тиешләр. Нишләптер бу закон таләпләрен үтәүне кирәк санамаучылар еш очрый, санлашмыйлар. Пестицидлар белән эшләгәндә дә экология регламенты үтәлми. Пестицидларны көндез кояш кызуында яки көчле җил вакытында, саклану чараларын үтәмичә куллану очраклары бик күп.

Мөслим районы Түбән Табын авылында да умарталарның күпләп үлүе күзәтелә

14 июньдә Тәтештә умарталар күпләп үлде. Җирлектә көндез, эссе көнне рапс басуларын эшкәрткәннәр. Иртәнге сәгать 4тә агулый башлаганнар, көндезге 10да гына эшләрен тәмамлаганнар. Бал кортлары нәкъ менә шул вакытта очалар, бал җыялар да инде. Өстәвенә, беренче төркемгә караган агулар кулланганнар, алар иң куркынычлары булып санала. Җитәкчелеккә басуларны 3-4нче класслы пестицидлар белән генә эшкәртергә тәкъдим иттек, чөнки алар ярты көн эчендә җилли. Кызганыч, безнең теләкне исәпкә алучы булмады. Европада корткычларга каршы глифосат нигезендә эшләнгән гербицидларны куллануны күптән тыйдылар. Яман чирләр дә шул табигатьне агулау аркасында килеп чыга, бу хакта табиблар да еш әйтә. Министрлык зур уңыш алу өчен агу куллана, шул рәвешле кешеләрнең сәламәтлегенә дә зур зыян сала. Җирне эшкәртү системасын үзгәртергә кирәк, — ди Шәүкәт Хәйруллин.

«Кортларның үлеме агрономнарның наданлыгын күрсәтә»

Умартачы сүзләренчә, кортлар җавапсызлык, контроль булмау аркасында агуланган.

— Тәтештә мең ярымга якын умарта оясы үлгән, бу коточкыч зур саннар. Әлеге эшне тикшерү өчен тиз арада комиссия җыелды. Проба алу актлары төзеделәр, җирне, үсемлекне алып, үлгән кортларны лабораториягә җибәрү оештырылды. Умартачылар белән җирле хакимиятнең бу юнәлештә бергә эш алып бармау нәтиҗәсе ул. Бу хуҗалыкның һәм агрономнарның наданлыгын, эшләрен тиешле дәрәҗәдә белмәүләрен күрсәтә. Алар аны махсус түгел, ә белмичә эшләгәннәр. Бу мәсьәләнең мөһимлеген җиткерүче, аңлатучы булмаган. Тәтештә умартачылар оешмасы юк, шуңа күрә мондый хәл килеп чыкты. Тәртип һәм көчле контроль җитми. Хуҗалыклар ялган саннар, хисап бирәләр. Эшләмәгәнне эшләдек, дип язалар. Без гади умартачылар, безне исәпкә алучы юк, — ди Шәүкәт Хәйруллин.

Борчак басуын эшкәрткәннән соң Вера Усанованың бал кортлары үлгән

— Кортларның үлемен булдырмау агрономның үзеннән, дөресрәге, намусыннан да тора. Барыннан да элек, квалификацияле белгечләр-аграрийлар җитми. Без Зәйдә булдык. Безнең күз алдыбызда рапсны эшкәртү өчен пестицидлар белән саксыз эшләделәр. Беренче класслы пестицидлар белән эшләгәндә, белгечтә саклагыч битлек, махсус кием, резин аяк киеме булырга тиеш, ә аларда берни дә юк иде. Кешеләр пестицидларның никадәр зарарлы булуын аңламый. Кайбер хуҗалыкларда агрономнар бөтенләй юк, эшкәртү белән тракторчылар шөгыльләнә.

Рапс утырту мәйданы бик күпкә артты, умартачыларга уяу булырга кирәк. Кырдагы культураларга агу сипмичә торып булмый, тик хуҗалыклар санитар нормаларга таянып эшләсеннәр иде. Умартачыларның хезмәтен аяк астына салып таптарга кирәкми! Җитәкчеләр дә битарафлык күрсәтмәсен иде, — ди умартачы.

Үлгән кортрлар

Шәүкәт Хәйруллин

Шәүкәт Хәйруллин әйтүенчә, бүгенге көндә Мөслим, Зәй һәм Кама Тамагы районнарында хәлләр мактанырлык түгел. Агрономнар белән умартачылар арасында низаг дәвам итә. Зыян күрүчеләр арасында Теләче, Арча умартачылары да бар.

— Лениногорск, Әлмәт, Бөгелмә һәм Мөслим районнары Мәскәүнең «Август» оешмасы белән эшлиләр, алар белән элемтә юк. Күптән түгел Мөслимдә дә бал кортлары үлгән дигән хәбәр килде, — диде ул.

— Пестицидлар балга эләгә аламы? — дип сорадым Шәүкәт Хәйруллиннан.

— Умартачылык продукциясенә эләгүе ихтимал. Ә бу, үз чиратында, кешеләрнең сәламәтлегенә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Намуссыз умартачылар мондый продуктны сата ала. Шуңа күрә танышлардан алырга кирәк, — диде ул. 

«Тәтеш районында хәлләр мөшкел»

Кама Тамагы районы, Келәнче авылында гомер итүче, 20 елдан артык умартачылык тармагы белән шөгыльләнүче Фәим Хәсәнов белән дә элемтәгә кердек. «Татарстан умартачылары» төбәк иҗтимагый оешмасының активисты да ул. Тәтеш, Апас, Чүпрәле, Кама Тамагы, Кайбыч, Буа, Югары Ослан районы умартачыларының мәнфәгатен яклый. 

— Тәтеш районында хәлләр шактый катлаулы, зыян күрүче умартачыларның күпчелеге шунда. Сәбәбе һаман да шул ук: басуларны беренче класс куркынычы булган агулар белән, җитмәсә, көндез эшкәртүләре. «Миңа бернәрсә дә булмый, миңа барыбер» дигән уй белән эшләүче хуҗалыклар бар. Бер яктан аларны да аңлап була, мул уңыш алу өчен тырышалар. Тик нәтиҗәсен үзегез күреп торасыз, бик аяныч тәмамлана. Тәртип юк инде. Төнлә эшлисе урында, алар көндез эшлиләр. Безне кеше күрмәс, берни булмас дип уйлый торганнардыр. Икмәк уңышы мөһимрәк бит. Чөнки республика җитәкчелегеннән: «Күпме бал алдыгыз?» — дип сорамыйлар. Уйлап карасак, без игенчеләр белән күршеләр, дус һәм бер-беребезне аңлап яшәргә тиеш тә бит, — ди ул. 

Фәим Хәсәнов әйтүенчә, таякның юан башы Ивановка авылына төшкән. Хәзерге көндә дә агуланып үлгән кортларның саны арта бара. 

— Бүген миңа Тәтешнең Ивановка авылыннан Виктор исемле таныш умартачы шалтырата. Аның кортлары агуланып үлде. Бүген үзе дә кортларны карарга чыккан җирдән агуланып кергән. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен чакыртырга туры килгән. Шуны исәпкә алырга кирәк, бал кортлары 16нчы июньдә агуланган иде. Күпме вакыт узса да, агуның тәэсир итү көче югалмаган, умартачыга да зыяны тигән. 

Тәтеш районының өч авылында күпләп бал кортлары үлүе билгеле. Умартачыларның якынча санавы буенча, 700ләп баш умарта корты үлгән. Әле бит районга кайткан күчмә умарталыклар да бар, чөнки бездә юкә урманнары күп. Алар да зыян күргән. Барысын бергә исәпләсәк, мең ярымга тула торгандыр, — ди ул. 

Фәим Хәсәнов сүзләренчә, умарта кортлары агуланган очракта, анализлар алу системасы эшләнмәгән, ниндидер каршылыклар чыгып тора. 

Үлгән кортлар

Шәүкәт Хәйруллин

— Умартачылар җирне, үсемлекнең сабагын һәм үлгән кортларны лабораториягә алып киттеләр. Тик аларны кире борып кайтарганнар. Сәбәбе нәрсәдер, белмибез. Кирәкле препаратлар булмавына сылтаганнар, — ди ул. 

Авырлыклар һәм югалтулар булса да, Фәим Хәсәнов киләчәккә якты өметләр баглый. «Узган елгыга караганда алга китеш сизелә», — ди умартачы. 

— «Татарстан умартачылары» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Шәүкәт Хәйруллин тырышлыгы белән җитәкчелек умартачылык тармагына карата игътибарын арттырды. Караш үзгәрде, шунысы куандыра. Аңлашып, уртак фикергә килеп эшләү бөтенләй икенче инде, — ди ул.

«Безне күрше район агулады»

Теләче районы умартачысы Нияз Сабирҗановның да бу хакта фикерен тыңладык.

— Теләче районында бу яктан тәртип. Агуны билгеле бер чорда, тәүлекнең билгеле бер сәгатендә, химиянең күләмен кат-кат тикшереп һәм башка кагыйдәләрне истә тотып сибәләр. Районның Максабаш, Кибәхуҗа авылларында зыян күрүчеләр бар. Аларны күршеләр «агулады». Алдан хәбәр итмичә, күрше Саба районы басуларын агулау нәтиҗәсендә үлде кортлар. Борчак басуы, арасында рапс та бар иде. Басу авылдан 3-4 км ераклыкта урнашкан.

«Татарстанның Аквакультура һәм умартачылык идарәсе»нә хәбәр иттек, — диде ул.

Теләче районы умартачысы Нияз Сабирҗанов үлгән бал кортларын күрсәтә

«Агроном умартачыларны алдады»

— Минем дә бал кортларым агуланып үлде. Кайдан ярдәм сорарга да белмим. 25-26 июньдә «Урак һәм Чүкеч» хуҗалыгында хезмәт куючы агроном Газинур Сафин борчак басуын беренче класслы агрохимикат белән эшкәрткән. Дөрес, безгә бу хакта алдан хәбәр иттеләр. 25 июньдә Биектау районында умартачылар катнашында җыелыш узды. Агроном безне алдады, ул бал кортларына зыянлы булмаган өченче класс пестицидлар кулланам, диде. Икенче көнне бер күч үлгән умарталар җирдә ята иде. Тиз арада комиссия чакырттык, тикшерү эшләре бара, — дип хәбәр итте Биектау районы Бөреле авылыннан умартачы Вера Усанова.

Умартачылар җитәкчеләрнең буш сүзләрен тыңлап арыганнар. Алар узган елгы хаталар кабатламасын дип борчыла. Борчылырсың да: салкын карлы кышны исән-имин чыгып, җәйге матур көннәрдә бер-бер артлы кортларың һәлак булсын әле… Күпме хезмәт, табыш юкка чыга бит.

Үлгән кортлар

Чыганак: https://intertat.tatar/news/society/02-07-2020/30-gradusly-esse-k-chle-ya-gyrlar-m-il-iyuld-kazanda-ava-toryshy-nindi-bulachak-5753963

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев